Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Игътибар, каникул җитте!

Агымдагы елның ике аенда Татарстанда балалар катнашында 55 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 5 баланың гомере өзелгән, 66сы имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булган балалар һәммәсе дә - пассажирлар. Имгәнгән балаларның 43е махсус кәнәфидә булмаган. ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте. Статистика каникуллар вакытында үкенечле ва-кыйгаларның аеруча артуын күрсәтә....

Агымдагы елның ике аенда Татарстанда балалар катнашында 55 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 5 баланың гомере өзелгән, 66сы имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булган балалар һәммәсе дә - пассажирлар. Имгәнгән балаларның 43е махсус кәнәфидә булмаган.
ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.
Статистика каникуллар вакытында үкенечле ва-кыйгаларның аеруча артуын күрсәтә. Шуңа күрә дә ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе мәктәпләрдә каникул башланган һәм укучылар күп вакытын урамда уздыра торган бу көннәрдә транспорт йөртүчеләрне аеруча игътибарлы һәм уяу булырга өнди.
Язгы каникул чорында балалар иминлеген тәэмин итүгә игътибарны көчәйтү максатында, бу көннәрдә уку йортларында, башка ведомстволар белән бер-лектә, күптөрле профилактика чаралары оештырыла.
Мәктәпләрдә уза торган ата-аналар җыелышларында юл иминлеге инспекторлары да катнаша һәм чыгыш ясыйлар.
17 - 21 мартта полиция хезмәткәрләре, "Бала - иң мөһим пассажир" акциясе кысаларында, 12 яшькә кадәрге балаларны махсус җайланмаларга утыртып йөртми, пассажирлары да, үзе дә куркынычсызлык каешларын эләктерергә яратмый торган транспорт хуҗаларын ачыклауга игътибарны юнәлтә.
Каникул көннәрендә яшь җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәвенә дә таләпләр көчәя, юлда тәртип бозучы балалар турындагы мәгълүматлар алар укый торган мәктәпләргә дә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса