Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Хезмәткәрнең хокукын бозганнар

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "автоматика-сервис" җәмгыятендә хезмәт турындагы кануннарның ничек үтәлешен тикшерде. Моңа эштән азат ителгән хезмәткәрнең хезмәт хакына бәйле рәвештә язган мөрәҗәгате сәбәп булды. Тикшерү барышында әлеге җәмгыятьтә эштән китүче кешеләргә шул көнне үк исәп-хисап ясалмаганлыгы ачыкланды. Бу очракта да гариза язучыга оешма тиеш булган акчаны эштән киткән...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "автоматика-сервис" җәмгыятендә хезмәт турындагы кануннарның ничек үтәлешен тикшерде. Моңа эштән азат ителгән хезмәткәрнең хезмәт хакына бәйле рәвештә язган мөрәҗәгате сәбәп булды.

Тикшерү барышында әлеге җәмгыятьтә эштән китүче кешеләргә шул көнне үк исәп-хисап ясалмаганлыгы ачыкланды. Бу очракта да гариза язучыга оешма тиеш булган акчаны эштән киткән көнендә үк түләмәгән.

Прокуратура бу фактлар турында "Бөгелмә тимер-бетон әйберләр заводы" ААҖ генераль директоры исеменә хезмәт турындагы законнарның бозылуын күрсәтеп, хат җибәрелде. Аны тикшереп, нәтиҗәләр ясалды, тиешле түләүләр түләнде, гаепле дисциплинар җавапка тартылды. Бу хакта безгә Бөгелмә шәһәр прокуратурасыннан хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса