Гаиләгә – йөз белән
2018 елның башыннан законнарда балалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен көчәйтә торган берничә яңалык үз көченә керә. Болар: ана капиталын рәсмиләштерүнең 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылуы; ана капиталын баланы мәктәпкәчә яшьтә укыту-тәрбияләүгә тоту өчен өч еллык мораторийның гамәлдән чыгарылуы; 2018 - 2020 елларда икенче балалары туган гаиләләрдә ана капиталыннан айлык түләүләр...
2018 елның башыннан законнарда балалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен көчәйтә торган берничә яңалык үз көченә керә. Болар: ана капиталын рәсмиләштерүнең 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылуы; ана капиталын баланы мәктәпкәчә яшьтә укыту-тәрбияләүгә тоту өчен өч еллык мораторийның гамәлдән чыгарылуы; 2018 - 2020 елларда икенче балалары туган гаиләләрдә ана капиталыннан айлык түләүләр ала алу мөмкинлеге.
2018 елның 1 гыйнварыннан икенче баласы туган (баланы уллыкка, кызлыкка алганда) гаиләләргә хәзер ана капиталы сертификаты тапшырганда, балага 1,5 яшь тулганчы, ул акчаны айлык түләүләр рәвешендә куллана алу мөмкинлеге дә бирелә. Тик моның өчен гаилә әгъзаларының айлык кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан (13 713 сум) 1,5 тапкырдан да артып китмәгән булуы шарт. Уртача керемне санаганда, гаилә әгъзаларының соңгы 12 айда алган барлык керемнәре дә исәпкә алына. Шунысы да игътибарга лаек, бу керемнәр күләме дигәндә, салым алынганга кадәрге сумма күздә тотыла. Айлык түләү акчасы мөрәҗәгать иткән елдан алда - узган елда икенче кварталда балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә була. Ягъни 2018 елда аның күләме - 2017 елның икенче кварталындагы күрсәткечкә тиң - 8 490 сум. Акча кредит учреждениесендә ачылган лицевой счётка күчерелә һәм аны алып, үз кирәк дип санаган максатка тотарга була.
Тагын бер нәрсәгә игътибар итегез: пособие 1 елга билгеләнә һәм, акча алуны балага 1,5 яшь тулганчы дәвам итәргә теләсәгез, документларны кабат җыеп тапшырырга кирәк булачак. Шулай ук, теләгән очракта, гариза язып, ана капиталы исәбеннән бала пособиесен алуны алданрак туктатырга һәм акчаны башка максатларга юнәлтергә мөмкин.
Закон нигезендә, ана капиталы кем исеменә рәсмиләштерелгән булса, әлеге түләүләр дә шул кешегә бирелә. Гариза (түләүне сорап, яисә аннан баш тарткан очракта) Пенсия фондының территориаль органнарында яки күпфункцияле үзәкләр аша тапшырыла.
Икенче бала тугач түләүләрне, балага 1,5 яшь тулганчы, теләсә кайсы айдан рәсмиләштерергә мөмкин. Шулай да берничә нәрсәгә игътибар итегез:
- балага алты ай тулганчы акча сорап мөрәҗәгать иткән очракта, пособие бала туган көннән үк башлап билгеләнә;
- мөрәҗәгать итү срогы балага 6 ай тулып узганнан соңгы чорга туры килә икән, түләүләр шул мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнә (узган айлар өчен түләү бирелми).
Икенче бала тугач, Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләрне сорап язган гариза белән бергә тагын түбәндәге документларны тапшыру кирәк: 1. Баланың тууын (уллыкка алуны) раслаучы документ; 2. Гариза язучының һәм баланың Россия Федерациясе гражданины булуы турындагы; 3. Гариза язылганга кадәр соңгы 12 ай эчендә гаилә әгъзаларының айлык керемнәре турындагы мәгълүматлар (хезмәт хакы, эшендә алган башка акча-бүләкләр, пособие, пенсия, стипендия һәм башка акчалата керем турында белешмәләр); 4. Гариза язучының кредит оешмасында ачкан счёт реквизитлары.
Айлык түләүләр кирәк булыр дип санаган гаиләләр, вакытны сарыф итмәс өчен, ана капиталы сертификатын сорап мөрәҗәгать иткәндә үк Пенсия фондына гариза язып тапшыра алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа