Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Ел яхшылыктан башлансын, дидек

Яңа ел алдыннан безнең Зелёная Роща авылында "Игелек кыл!" дигән хәйрия акциясе узды - инвалид балалар, ишле һәм шулай ук авыр хәлгә тарыган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен бүләкләр җыеп, ясап, хәстәрләп тапшырдык. Бүләкләрне декабрь башында ук әзерли, җыя башладык. Якташыбыз Ольга Васильевна Данилова бу чарада бигрәк тә актив катнашты, ул үз...

Яңа ел алдыннан безнең Зелёная Роща авылында "Игелек кыл!" дигән хәйрия акциясе узды - инвалид балалар, ишле һәм шулай ук авыр хәлгә тарыган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен бүләкләр җыеп, ясап, хәстәрләп тапшырдык.

Бүләкләрне декабрь башында ук әзерли, җыя башладык. Якташыбыз Ольга Васильевна Данилова бу чарада бигрәк тә актив катнашты, ул үз акчасына гына да әллә ни кадәр бүләк әзерләде. Авылыбыз башлыгы Денис Мөсәгыйть улы Хикмәтов белән депутатыбыз Роберт Альберт улы Фәткуллинның зур ярдәмнәрен тойдык.

Иң күңелле вазифа Зелёная Роща мәдәният йорты хезмәткәрләренә йөкләнде. Алар матур карнавал костюмнары киеп, 19 гаиләдә булдылар, балаларга бүләкләрне тапшырдылар.

- Кыш Бабайны көтә идегезме? - дип сорадылар алар һәр бусаганы атлап кергән саен. Әлбәттә, Яңа ел алдыннан һәр бала көтә Кыш Бабайны. Шигырь сөйләп, җырлап күрсәттеләр, әйлән-бәйлән дә әйләнделәр. Аннары бүләкләрне тапшырып, Кыш Бабай киләсе елда да очрашуга киләчәген әйтте, тик моның өчен балаларның хатлар язарга онытмавы гына кирәклеген искәртеп куйды.

Спонсорлар һәм волонтрлар уздырган бу чара якташларыбыз-авылдашларыбыз күңеленә бик тә хуш килде.

- Оныгымның хыялын чынга ашырганыгыз, күңелен күргәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Игелек эшләүче олы йөрәкле кешеләр булганда, нинди күңелле! - диде бер баланың бабасы.

Ел шулай матур башланды. Инде игелек кылырга теләүчеләрнең саны арта төшәр, ә тирә-юньдәгеләрнең тормышы мондый игелекле гамәлләрдән яктырыбрак китәр дигән өметтә калабыз.

Ольга БОРОДИНА,

Зелёная Роща авылы мәдәният йорты мөдире.

Автор фотосы.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса