Өч минутлык кына димә...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР идарәсе белгечләре белән бергә, Бөгелмәдә интернет челтәренә мәгълүматлар урнаштырганда экстремизмга каршы тору законнарының ничек үтәлешен тикшерделәр. Билгеле булганча, 2002 елның 25 июлендә кабул ителгән "Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында"гы № 114-ФЗ кануны нигезендә, Россия Федерациясендә экстремистик рухлы маткериалларны әзерләү, саклау һәм тарату...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР идарәсе белгечләре белән бергә, Бөгелмәдә интернет челтәренә мәгълүматлар урнаштырганда экстремизмга каршы тору законнарының ничек үтәлешен тикшерделәр.
Билгеле булганча, 2002 елның 25 июлендә кабул ителгән "Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында"гы № 114-ФЗ кануны нигезендә, Россия Федерациясендә экстремистик рухлы маткериалларны әзерләү, саклау һәм тарату тыела.
Мониторинг барышында гражданин К.ның интернет-битендә А. Гитлерның аклы-каралы сурәте һәм Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан экстремистлык материаллары федераль исемлегендә 2307 нче сан белән теркәлгән, ягъни пропагандалау тыелган язу булганлыгын ачыкладылар. Моннан тыш, шул ук гражданинның интернет-битендә шулай ук тыюлы исемлектәге 3 минут 42 секундлык аудиоматериал да урнаштырылган була. Е.К.ның күмәк мәгълүмат чараларын файдаланып эшләгән бу гамәлләре расасы, милләте буенча кешеләрдә бер-берсенә карата күрәлмаучанлык, дошманлык уятырга мөмкин дип табыла.
Әлеге факт буенча Бөгелмә шәһәр прокуроры РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.29 нче маддәсе нигезендә эш кузгату турында карар чыгарган. Хәзер аның буенча тикшерү бара.
Диана ЮНЫСОВА,
Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа