Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Буыннар очрашуы

29 июнь көнне Үзәк сулыкның яр буенда урнашкан Лекторийда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировның яшьләр белән очрашуы узды.

“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” Бөгелмәдә актив эшли һәм үз офыкларын киңәйтә бара. Бөгелмә муниципаль районында да авырлыклардан курыкмаучы, инициативалы, максатчан яшьләр бихисап. Алар мәктәп, шәһәр, республика җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белән очрашуга балалар җәмәгать оешмалары яшьләре, зональ, республика, Россия иҗат бәйгеләрендә җиңүчеләр, җәмгыять өчен әһәмиятле проектларда катнашучылар җыелды.

– Сез район яшьләренең иң якты вәкилләре, талантлы, уңышлы яшьләр. Районның, шәһәрнең киләчәге. Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз, хезмәтне сөюегез шәһәрнең, республиканың үсүе, чәчәк атуына бәйле, – дип чараны ачып җибәрде Линар Закиров.

Очрашу барышында яшьләр үзләренең уңышлары турында сөйләделәр, шатлыклы мизгелләре белән уртаклаштылар, шәһәр мэрына кызыксындырган бихисап сорауларын яңгыраттылар.

Алар арасында “Сез Ватанга мәхәббәт гаиләдән башлана” дигән әйтем белән килешәсезме?”,  “Мәктәп укучысы, студент елларында парадларда катнаштыгызмы?”, “Ни өчен комсомолның күп еллар элек бетүенә карамастан, аның турында һаман сөйлиләр һәм язалар?”, “Хәйриячелек белән шөгыльләнүне җәмәгатьчелеккә афишаларга кирәкме?” кебек сораулар яңгырады.

Шәһәр башлыгы аларның һәммәсенә үз фикерен җиткерде һәм җаваплар бирде.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса