Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәнең суд залыннан...

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды бер атна эчендә 14 – җинаять, 55 – гражданлык һәм 12 административ эш карады.

Җинаять эшләренең берсе Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 161нче маддәсе, 1нче өлеше нигезендә гаепләнүче, ягъни ачыктан-ачык урлашкан гражданин Я.га мөнәсәбәттә тикшерелде.

Бер кибетнең сәүдә залында Я., кибет хезмәткәрләре тарафыннан контроль юклыкка ышанып, киштәдән 0,5 литрлы ике шешә “Русский лёд” аракысын куртка кесәсенә яшерә һәм чыгу юлына юнәлә. Кибет хезмәткәрләренең алган товарны кире кайтаруын я аның өчен акча түләвен таләп итүләренә колак та салмыйча, чыгып йөгерә һәм кача. Бу гамәле белән ул кибеткә матди зыян китерә.

Суд барышында Я. үзенең гаебен таныды. Хөкемдарлар аны 1 елга шартлы сынау срогы белән 1 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Гражданлык эшләренең берсе ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының ШРП  (шкафной распределительный пункт) торак булмаган корылманы муниципаль милек дип тануны үтенеп язган гаризасы нигезендә алып барылды. Әлеге корылма дәүләт реестрында теркәлмәгән. Росреестр идарәсе аны хуҗасыз объект буларак исәпкә алган һәм аңа кадастр номеры беркеткән. Эшне тикшергәч, суд әлеге корылманы ТР “Бөгелмә муниципаль районы” муниципаль берәмлеге милке  итеп тану турында карар чыгарды.

Административ эшләрнең берсе эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең Интернет челтәрендә нацистлар символикасына охшаган коловрат сурәтен киң күзәтүгә чыгару фактын тикшерүгә бәйле булды. Интернет челтәрен мониторинглау барышында “Вконтакте” популяр социаль челтәрендә нацистлар атрибутикасын ирекле рәвештә күрсәтүче кеше барлыгы мәгълүм була.  Бу социаль челтәр бите теләгән һәркем өчен ачык булганлыктан, аны чиксез сандагы кеше карый ала. Тыелган контентны таратучы да ачыклана – ул Бөгелмә көллиятләренең берсендә I курста укучы кыз булып чыга.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча бөгелмәле студент кызга мөнәсәбәттә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.3нче маддәсе, 1нче өлеше нигезендә (“Федераль законнар тарафыннан тыелган нацистлар атрибутикасын яки символикасын, яисә экстремистик оешмаларның атрибутикасын яки символикасын пропагандалаган яки гавамга күрсәткән өчен”) административ эш кузгатыла.

Россия Федерациясе территориясендә Бөек Ватан сугышында чиксез корбаннар китергән күпмилләтле халыкны мәсхәрәли торган нацистлар ситмволикасын нинди дә булса формада куллану, күрсәтү тыела. Бу гамәл экстермистик эшчәнлекнең бер төре буларак бәяләнә. ТР Бөгелмә шәһәр суды  гаепләнүчедән 1 000 сум күләмендә штраф түләтү турында карар чыгарды.

Карарлар әле үз көченә кермәгән, алар буенча Татарстан Республикасы Югары Судына шикаять юлларга мөмкин.  

Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса