Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәнең хокук саклау органнары террорчылыкка каршы көрәштә иң активлардан

Дина Юнысова, Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе: - Милләтара бәйләнешләр, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору законнары үтәлешен без даими рәвештә тикшереп торабыз. Бөгелмәдә халык күп җыела торган объектлар 190нан артык. Моңа мәдәният объктлары, мәктәпләр, балалар бакчалары керә. Аларның һәрберсендә әлеге законнар нигезендә террорчылыкка каршы көрәш буенча барлык кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Һәм...

Дина Юнысова, Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе:

- Милләтара бәйләнешләр, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору законнары үтәлешен без даими рәвештә тикшереп торабыз. Бөгелмәдә халык күп җыела торган объектлар 190нан артык. Моңа мәдәният объктлары, мәктәпләр, балалар бакчалары керә. Аларның һәрберсендә әлеге законнар нигезендә террорчылыкка каршы көрәш буенча барлык кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Һәм без моны таләп итәбез, тикшерүләр уздырып торабыз. Мәсәлән, күпфатирлы йортларның кайберләрендә чардак һәм подвал ишекләренә йозак куелмаган, шунлыктан "Нефтяник", "Спектр", "Уютный" идарәче компанияләре административ җавапка тартылды. Экстремизм темасы аерым караш таләп итә. Хәзер яшьләрне интернет челтәре аша төрле секталарга, ИГИЛ кебек оешмаларга кушылырга чакыралар. Моның өчен мәктәпләрдәге интернет челтәрендәге экстремизм темасына булган мәгълүматка һәм әдәбиятка юллар катгый ябылырга тиеш. Мониторинг шуны күрсәтә, интернетта әлеге тема даими рәвештә яңартылып тора, шуның өчен мәктәп директорларына аеруча уяу булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса