Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәнең чаңгы базасында зур эшләр башланды

Спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә төзекләндерү эшләре башланып китте. Чаңгы базасындагы эшләр “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыятенең спонсорлык акчаларына башкарыла. Директоры – ТР Дәүләт Советының Бөгелмә бермандатлы округы депутаты Рифнур Сөләйманов.

2018 ел башында узган депутатлар сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге оешманың директорлар советына әлеге спорт объектын ремонтлау максатына ярдәм йөзеннән акча бүлеп бирү мәсьәләсен карауны йөкләгән иде.

Реконструкцияләү проектын төзегән вакытта уку һәм тренировка процессын сыйфатлы башкару өчен булган барлык теләкләр дә кабул ителгән. Бинаның фасады, эчке өлештә бизәү эшләре, искергән системаларны, коммуникацияләрне алыштыру каралган. Болардан кала, кунакханәдә урыннарны 50гә җиткерергә һәм кафены 100 урынга исәпләп ясамакчы булалар, машина кую урынын киңәйтү дә исәптә бар. Чаңгы базасы бинасындагы бүлмәләр авырлык белән хәрәкәтләнүчеләр өчен дә яраклашкан булачак.

Ремонт эшләре шулай ук чаңгы трассасына да кагылачак, асфальт катламы яңартылачак һәм 4 метрга киңәйтеләчәк. 20 ел буе төзелеп килүче, дөрес проектланмаган бассейн урынына укучылар өчен яңа чишенү бүлмәләре, тренерлар бүлмәсе, инвентарь саклау бүлмәсе, яңа административ бүлмәләр, тренировкалар вакытында файдалану өчен спорт һәм тренажер залы барлыкка киләчәк. Спортчылар һәм тренерлар өчен тагын бер сюрприз бар. Чаңгы стадионына туры чыгу өчен биредә вакс-кабиналар урнаштырылачак

Ремонт эшләрен 2018 ел азагына төгәлләргә планлаштыралар. Яңартылган спорт комплексы бөгелмәлеләрне һәм шәһәребез кунакларын сөендереп кенә калмас, ә спорттагы күрсәткечләрне арртыру өчен этәргеч тә булып торыр.

Белешмә:

“Чаңгы базасы” спорт-сәламәтләндерү комплексы 1985 елда куллануга тапшырылган. Спорт резервының төп әзерлеге спорт мәктәбендә башкарыла. Анда яше 35тән артмаган 190 спорт сөюче тренерлар карамагында шөгыльләнә. Ел саен чаңгы базасында шәһәр һәм республика күләмендәге ярышлар уза. Комплекс территориясендә чаңгы һәм коньки алып тору мөмкинлеге бар. “Чаңгы базасы” комплексы чаңгычылары җәйге сезонда уку һәм күнегүләр ясау өчен җыела. Алар тәгәрмәчле чаңгыларда үзләрен формада тота һәм ярышларда катнаша. 1997 -2005 елларда Бөгелмәнең тәгәрмәчле чаңгы трассасы республикада иң яхшылар исәбендә булган. Биредә Татарстан Республикасы чемпионатлары уздырылган.

Мәгълүмат һәм фото – хакимиятнең матбугат хезмәтеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса