Бөгелмәдән Валентина Сересева, "Пәхләвә" рецептын тәкьдим итә
Камыр: 300 г сөт, 1 йомырка, 7 г коры чүпрә, ярты чәй калагы тоз, 1аш кашыгы шикәр комы,100 г эретелгән акмай (камырның өстенә буяр өчен), 500 г он. Эчлек: 250г әстерхан чикләвеге (грецкий), 250 г шикәр комы, 5 г ванилин, 1 чәй калагы дарчин (корица), (булмаса да ярый). Чикләвекне ваклап...
Камыр: 300 г сөт, 1 йомырка, 7 г коры чүпрә, ярты чәй калагы тоз, 1аш кашыгы шикәр комы,100 г эретелгән акмай (камырның өстенә буяр өчен), 500 г он.
Эчлек: 250г әстерхан чикләвеге (грецкий), 250 г шикәр комы, 5 г ванилин, 1 чәй калагы дарчин (корица), (булмаса да ярый). Чикләвекне ваклап калган ингредиентлар белән бутыйбыз. Эчлек әзер.
Сироп: 200г шикәр комы, 2 аш калагы бал, 70 мл су,100 г эретелгэн акмай.
Җылымса сөткә чүпрә белән шикәрне кушып болгатабыз. 20 минутка алып куябыз. Башка савытта он белән тозны бутыйбыз, шуңа йомырка, чүпрәле массаны кушып, камыр басабыз. Камыр йомшак булырга тиеш. Камырны 80-90 минутка җылы урынга куябыз. Кабарган арада 1-2 тапкыр тошерергә кирәк. Әзер камырны 8 өлешкә бүләбез. 7 өлеше бертөрле, сигезенчесе зуррак (бу - өске кат). Камырларны пәхләвә пешәчәк савыт формасында җәябез. Барысын да берьюлы җәйгәндә, җәйгән катларны, җилләмәсен өчен каплап барырга кирәк. Мин, күп урын ала дип, җәйгән бер-сен урнаштырып барам. Камырны җәеп формага куябыз, мул итеп эретелгән атланмай сөртәбез, өстенә эчлекне сибәбез. Һәр кат саен шулай кабатлана. Соңгы җәемне бераз зуррак итеп җәябез, кырыйларны каплыйбыз, бераз баскалап чыгабыз. Бик сак кына ромбикларга кисәбез. Һәр кисәк өстенә басыбрак ярты чикләвек куябыз. Пәхләвәнең өстенә 1 тугланган йомырка сөртәбез. 200 градуслы мичкә пешерергә куябыз. 10 минуттан соң алып, 100 г атланмайны киселгән җирләргә салабыз, мичне бераз кысып, пешерергә куябыз. 40 минутта пешә. Пешәргә 10 минут кала сироп әзерлибез. Кирәкле ингредиентларны кушып, 3 минут кайнатабыз. Әзер пәхләвә өстенә тишеп кайнап торган сиропны салып чыгабыз. 5 минутка тагын духовкага куябыз. Бу "тәмнүшкә"нең осте ялтырап торсын өчен кирәк. Кайнар килеш пәхләвәне тагын бер кат иске эзләрдән кискәләргә онытмагыз! 8-10 сәгать торгач, тәмләп чәй эчәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа