Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдә һәрчак тыныч булсын!

"Ялкын" социаль приютында Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмләшү көненә багышланган чара уздырылды. Приют белгечләре Ирина Вечкилова белән Ирина Кәлимуллина тарафыннан әзерләнгән "Без бергә" дип исемләнгән тынычлык дәресендә балалар презентация ярдәмендә Бесланда 2004 елда булган коточкыч вакыйгаларны искә төшерделәр, "Если бы…" уенында алар экстремаль ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләп таптылар, террорчылык куркынычы янаганда...

"Ялкын" социаль приютында Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмләшү көненә багышланган чара уздырылды.

Приют белгечләре Ирина Вечкилова белән Ирина Кәлимуллина тарафыннан әзерләнгән "Без бергә" дип исемләнгән тынычлык дәресендә балалар презентация ярдәмендә Бесланда 2004 елда булган коточкыч вакыйгаларны искә төшерделәр, "Если бы…" уенында алар экстремаль ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләп таптылар, террорчылык куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.

"Белый журавлик" флеш-акциясендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Олег Курушин балаларга хакимиятне үз кулларына алырга омтылучы террорчыларның, беренче чиратта, кешеләр арасында таркаулык урнаштырырга, аларны бер-берсенә каршы куярга омтылулары турында сөйләде.

Очрашу ахырында акциядә катнашучылар һавага һәлак булганнар рухын символлаштыручы ак торналар очырдылар (рәсемдә).

Приютта тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дә бу вакыйгалардан читтә калмадылар, алар "Нетерпимость в молодежной среде" дигән темага узган җыелышта катнаштылар. Педагог-психолог Зинфира Ильясова балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтләренә кагылышлы тестлаштыру уздырды.

Чарада катнашучыларның барысы да кайчан да булса "террорчылык" дигән сүзнең сүзлекләрдән төшеп калачагына ышаныч белдерделәр.

Анастасия НАТАЛЬИНА, стационар бүлек мөдире.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса