Бөгелмәдә “Хизб ут-Тахрир” башлыклары тоткарланган
Террорчыларны тоткарлау махсус операциясе республиканың Азнакай һәм Бөгелмә районнарында узган.
Татарстанда Федераль Куркынычсызлык хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы һәм “Росгвардия хезмәткәрләре Россиядә тыелган “Хизб ут-Тахрир”* халыкара террорчылык оешмасы башлыкларын тоткарлаган. Бу хакта Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәте матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.
“Тоткарланучылар чит илдәге кураторлары күрсәтмәсе буенча Россиядә антиконституцион эшчәнлек алып барган”, - диелгән ведомство матбугат хезмәте хәбәрендә.
Ячейка әгъзалары мөселманнарны “Хизб ут-Тахрир”* террористик оешмасы сафларына җәлеп иткән.
Тентү вакытында фатирларда һәм йортларда “Хизб ут-Тахрир аль-Ислами”* пропаганда материаллары, шулай ук документлар һәм башкарылган эшләр хисабы, элемтә чаралары табылган.
*“Хизб ут-Тахрир” - Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.
"Татар-информ"
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia