Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдә беренче язгы ярминкә узды

7 апрель көнне беренче язгы ярминкә узды. Сату мәйданы, гадәттәгечә, Ленин урамы, 129 адресы буенча урнашкан "Воздвиженский"территориясендә булды. Беренче булганга күрәдерме, әллә башка сәбәпләр аркасындадырмы, мәйдан ярымбуш иде. Ярминкәнең кереме дә үзенә туры килә, 636 мең сум. Бу акча күләме, башка ярминкә нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бик аз. Ярминкәгә килүчеләрне тавыклар...

7 апрель көнне беренче язгы ярминкә узды. Сату мәйданы, гадәттәгечә, Ленин урамы, 129 адресы буенча урнашкан "Воздвиженский"территориясендә булды. Беренче булганга күрәдерме, әллә башка сәбәпләр аркасындадырмы, мәйдан ярымбуш иде. Ярминкәнең кереме дә үзенә туры килә, 636 мең сум. Бу акча күләме, башка ярминкә нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бик аз.

Ярминкәгә килүчеләрне тавыклар белән каршы алдылар. Нәкъ керү урынында Оренбург өлкәсеннән килгән Мәрдановлар шәхси хуҗалыгы урнашкан.

-Чакырган саен киләбез, тавыклар, үрдәкләр, казлар үрчетәбез. Аларны үстереп сатабыз, - ди хуҗа кеше.

Эчкәрәк узгач, икмәк продуктлары киштәсе каршы алды. Пасха бәйрәме алдыннан оештырылган ярминкә булганга күрә, 1нче икмәк заводы "кулич"лары халыкта зур сорау тудырды.

Нибары бер сату ноктасында гына сыер ите саттылар. Таллы Бүләк фермерларының итен бер тапкыр татып караучылар икенче тапкыр бары аларга гына килә. Фермерлар да, үз клиентларына тугры калып, һәр ярминкәдә катнашырга тырыша. Сыер итен килограммы 300 сумнан саттылар.

Ярминкәдә шулай ук йомырка - 45 сумнан, хәләл ат колбасасы- килограммы 390 сумнан, "Голландский" һәм "Российский" сырлары - 320 сумнан, карабодайның 900 граммы 25 сумнан сатылды.

Ярминкәгә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә нәтиҗә ясадылар.

- Миңа еш кына ярминкәне Ленин урамына күчерү буенча шикаять белдерәләр. Аны янә шәһәр үзәгенә кайтаруны сорыйлар. Миңа калса, эстетик яктан шәһәр үзәгендә ярминкә оештыру килешми. Кешеләр анда ял итәргә, җәен фонтан белән сокланырга, кышын тау шуарга килә һәм шушында ук ит чабу - ямьсез күренеш. Ленин урамында исәшуның өчен махсус урын. Анда ит эшкәртү цехлары да, суыткычлар да бар.

Киләчәккә планнар зур. Бөгелмәдә агропромпаркка нигез салырга планлаштырыла.

- Аны торгызу - бер мәсьәлә, ә менә буш тотмау инде икенчесе. Хезмәт бушкабулмаска тиеш, - дип белдерде шәһәр мэры Линар Закиров.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса