Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәбез чистамы

Республика территориясен чүп-чардан чистарту санитар икеайлыгы тәмамланырга аз вакыт калса да, шәһәребездә тулысынча чисталык урнаштырылды дип әйтергә иртәрәк әле, чөнки май ае ахырына якынлашып килүгә дә карамастан, кеше кулы тимәгән урыннар да бихисап Бөгелмә урамнарында. Бу сүзләр бигрәк тә үзәктән читтәрәк булган территорияләргә кагыла. Мин үзем менә 20 елдан артык...

Республика территориясен чүп-чардан чистарту санитар икеайлыгы тәмамланырга аз вакыт калса да, шәһәребездә тулысынча чисталык урнаштырылды дип әйтергә иртәрәк әле, чөнки май ае ахырына якынлашып килүгә дә карамастан, кеше кулы тимәгән урыннар да бихисап Бөгелмә урамнарында. Бу сүзләр бигрәк тә үзәктән читтәрәк булган территорияләргә кагыла.

Мин үзем менә 20 елдан артык инде Карл Маркс урамы буйлап эшкә барам, эштән кайтам һәм ел саен җирле матбугатта, бер генә мәртәбә булса да, барыбыз өчен дә үтә җитди булган әлеге мөһим темага кагылмый калганым юк. Бу урамда тротуар юклыкка күнекте халык, шофер халкы белән килешеп "бүлешәбез" урамны. Язгы-көзге пычракта, үтүче машиналар салкын һәм пычрак "душ" белән коендырмасын өчен алга-артка ялт-йолт каранып, күлләвекләр тирәсен йөгереп кенә узабыз. Монысы булды беренчедән.
Икенчедән, Карл Маркс урамына юлчыларның җитди карашы җитми. Ел саен бер чокырны ямасалар, унысы шул килеш кала. Хәтта узган язда Некрасов урамы белән шушы урам чатында бер машина тәгәрмәчләре күмелерлек булып тирән чокырга чумды. Икенче машина белән тартып чыгардылар мескенне, шофер шок хәлендә торды бер мәлгә.
Өченчесе дә бар. Һәр елдагыча, әлеге урамда шимбә өмәләре чорында җыеп капчыкларга тутырып куелган чүп-чарны һәм киселгән чыбык-чабыкны алып китүче юк (шәһәр урамнарына күзәтчелек һәм контрольлек итүче, яшелләндерү белән шөгыльләнүче оешмалар, кайда сез? Ул бит әле чәчәк үсентеләре үстереп сату белән генә шәһәр төзекләнде дигән сүз түгел).
Дүртенчедән, карап тормасаң, бер ай дигәндә бер метр биеклеккә кадәр үсүче "әмрикәнский" чаган, йолкып алмасаң, Америка киноларында күрсәткәнчә, шәһәрне бөтенләе белән каплап китәргә сәләтле. Бөгелмәләр, кызыксынып урам чатларына күз салыгыз әле: һәр чатта машина хуҗаларына һәм җәяүлеләргә дә куркыныч тудыручы "үле зона" барлыкка китерәләр бу агачлар. Кирәкмәгән урында үскән агач ул ямь бирә дигән сүз түгел, чөнки һәр нәрсәдә тәртип булырга тиеш. Шулай ук юл читендә матур булып кояшка омтылып үскән агачның төбен коры кура басып киткән икән, аны йолкып алып, кәүсәсен матур итеп акшарлап куярга була. Әлмәттә һәм Чаллыда булганда моңа уңай мисалларны күп күрәм мин, андагы газоннарда үсеп утырган агачларның чисталыгына карап, гаҗәпләнеп һәм сокланып туймаслык.
Чисталык үзебездән, һәрберебезнең бу мөһим эшкә җитди карашыннан тора дибез, чисталык чистарткан урында түгел, ә пычратмаган урында дип тә өстәргә була. Тик шунысы бар: чал тарихлы шәһәребезнең чисталыгы һәм пөхтәлеге өчен җаваплы кеше, ә тәртип бозганнарның кулына "рублем" суга торган контрольлек итүче оешма булырга тиеш. Менә шул чагында, һичшиксез, Бөгелмәбез гөлбакчага әверелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса