Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 51 яшьлек шәһәрдәшебезгә мөнәсәбәттә дәүләт гаепләвен хуплап чыкты

Бу гражданин 2014 елның апреленнән 2017 елның 13 июненә кадәр Казахстан Республикасы территориясендә булган чагында барлыгы 17 719 шешә аракы, 1 493 шешә коньяк, 24 шешә төнәтмә сатып ала. Россия Федерациясе акциз маркалары булмаган бу продукцияне алып кайтып, сатып акча эшләү максаты белән, гаражында тота. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды,...

Бу гражданин 2014 елның апреленнән 2017 елның 13 июненә кадәр Казахстан Республикасы территориясендә булган чагында барлыгы 17 719 шешә аракы, 1 493 шешә коньяк, 24 шешә төнәтмә сатып ала. Россия Федерациясе акциз маркалары булмаган бу продукцияне алып кайтып, сатып акча эшләү максаты белән, гаражында тота.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, законсыз эше өчен үкенүен белдерде.

Суд хөкем ителүченең гамәлләрен РФ Җинаять кодексының 171.1нче маддәсе, 6нчы өлеше, "б" пункты буенча бәяләде (мәҗбүри төстә акциз маркасы белән маркаланган булырга тиешле алкогольле продукцияне аеруча күп күләмдә сатып алган, саклаган, ташыган өчен). Гражданин 1 ел да 6 айга сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.

Ләйсән САБИРОВА,

прокурорның өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса