Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегенең әйтер сүзе бар

Хөрмәтле бөгелмәләр! Аферистлар корбаны булмас өчен урамда таныш булмаган затлар белән, алар хәтта сезне сүзгә тартырга тырышса да, ачылып сөйләшмәгез. Мошенниклар - яхшы психологлар, "уртак тел" табарга тырышачаклар. Интернет аркылы акча күчермәгез, ниндидер "акциядә катнашасыз, яисә анда җиңдегез, отыш алу өчен акча күчерегез" дигән смс-хәбәрләргә алданмагыз. Хөрмәтле пенсионерлар! Социаль хезмәткәр,...

Хөрмәтле бөгелмәләр!
Аферистлар корбаны булмас өчен урамда таныш булмаган затлар белән, алар хәтта сезне сүзгә тартырга тырышса да, ачылып сөйләшмәгез. Мошенниклар - яхшы психологлар, "уртак тел" табарга тырышачаклар. Интернет аркылы акча күчермәгез, ниндидер "акциядә катнашасыз, яисә анда җиңдегез, отыш алу өчен акча күчерегез" дигән смс-хәбәрләргә алданмагыз.
Хөрмәтле пенсионерлар! Социаль хезмәткәр, банкта эшләүче дигән булып, яисә башка берәр сәбәп белән иске акча купюраларын яңага алыштырырга тәкъдим итүчеләр булса, ышанмагыз! Бу ялган! Таныш булмаган кешеләрне квартирыгызга кертмәгез!
Мошенниклар турында нинди дә булса мәгълүматыгыз бар икән, Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенә шылтыратыгыз.
Телефоннар: 02, 6-95-02, 6-96-02 (тәүлек әйләнәсенә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса