Бөгелмә китапханәсендә ветераннар белән очрашу
Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе Рәмилә Шәкүрова слайд-презентация ярдәмендә сугышның гаиләләргә күпме кайгы-хәсрәт алып килүе турында сөйләде.
Үзәк китапханәдә “Сугыш урлаган балачак” дип аталган истәлек кичәсе узды. Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе Рәмилә Шәкүрова слайд-презентация ярдәмендә сугышның гаиләләргә күпме кайгы-хәсрәт алып килүе турында сөйләде.
Кичәнең төп өлешендә чакырылган кунаклар, сугыш елы балалары истәлекләре белән уртаклаштылар, замана афәтенең малайлар һәм кызларны балачаксыз калдыруы турында сөйләде. Балалар 1941 елның 22 июнендә олыгаеп, өлкәннәр белән беррәттән сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр.
Алар хәзер дә әлеге тетрәндергеч елларны күз яшьләрсез искә төшерә алмыйлар. Сугыш елы балалары бик күп үлем, ачлык күргән, еш кына курку хисе кичергәннәр. Алар мәктәптә укудан мәхрүм булып, завод, фабрикаларда, колхоз һәм совхоз кырларында көч түккәннәр. Чын бәхет исә аларга Җиңү көнендә генә тәти.
Вафат булганнарны бер минутлык тынлык һәм дога кылып искә алдылар. Чара кунаклары шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Китапханәче “Все в памяти...” китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Кичә түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.
Эльвина БӘХТИЯРОВА, китапханәче.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа