Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бездә ел шулай башланды

Менә шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәрендә дә, барлык ил халкы кебек үк, кемдер аны телевизор каршында, кемнәрдер шәһәрдәге күп санлы матур чыршылы мәйданчыккларда каршы алды. Ә менә аеклыкны алга сөрүчеләр бәйрәмне традицион төстә ап-аек килеш каршы алдылар һәм 1 гыйнвар көнне, шәһәрдәшләргә чыныкканнар-чыдамнар...

Менә шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәрендә дә, барлык ил халкы кебек үк, кемдер аны телевизор каршында, кемнәрдер шәһәрдәге күп санлы матур чыршылы мәйданчыккларда каршы алды. Ә менә аеклыкны алга сөрүчеләр бәйрәмне традицион төстә ап-аек килеш каршы алдылар һәм 1 гыйнвар көнне, шәһәрдәшләргә чыныкканнар-чыдамнар үрнәге күрсәтеп, шәһәр күлендәге бәкегә кадәр йөгерү ярышлары уздырдылар.

Узган 2017 ел ахырында Әлмәтнең "Аек Әлмәт" ("Трезвый Альметьевск") клубы киң колач белән үзенең "балигъ булуын" билгеләп үтте - Тәлгать Шәйхуллин исемендәге хәйрия-тернәкләндерү үзәге оешуга 18 ел тулды. Клуб бәйрәменә волонтёрлар һәм аларның якыннары, Башкортстаннан, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Түбән Кама һәм Менделеевск шәһәрләреннән кунаклар катнашты. Шуннан берничә көн узуга, инде әйткәнебезчә, традицион чыныгу-узышу чарасы үтте.

Элекке вакытлардагы кебек үк, "Аек Әлмәт"леләр инициативасын шәһәрнең аноним наркоманнар җәмгыяте әгъзалары да хуплап каршы алды. Быел исә аларга тагын "Визит" медицина-детоксикация үзәге" җәмгыяте һәм кадетлар мәктәбе коллективлары да кушылды. Узган ел әлеге узышта шәһәр урамнары буйлап нибары 23 кеше йөгереп узарга тәвәккәллек иткән булса, быел андыйларның саны 70кә якын булды. Ә бит шул ук 1 гыйнвар көнне Әлмәтнең "Аталар киңәшмәсе" оешмасы инициативасы белән тагын бер узышу оештырылды.

Старт, гадәттәгечә, Яшьләр үзәге янында бирелде. Күрсәтмә чара-ярышлар бик кызу шартларда үтте: Ленин урамы һәм Төзүчеләр проспекты буйлап шәһәр пляжына кадәр берьюлы ике Кыш Бабай, Карсылу, кызыл футболка кигән "морж"лар, кызыл-сары төстәге җиңелчә күлмәктән "Аек Әлмәт" әгъзалары, камуфляж формалы мәктәп укучылары һәм алар фонында ялангач тәнле тагын бер төркем кеше йөгереп узганда урамнар балкып калгандай булды. Каршыга очраучылар да, транспортта баручылар да, аларны күрүгә, хисләрен тыя алмыйча, шау-гөр килде.

Йөгерешчеләр дистанцияне шәһәр күлендәге бәкегә чумып чыгып, аннары "Айсберг" клубының кайнар мунча ләүкәсендә төгәлләделәр.

Шунысы да игътибарга лаек, күл суына чумып чыгарга теләүчеләр саны йөгерешчеләргә караганда да күбрәк булды. Арада, алдан бернинди чыныгу күнекмәләре алмаган, әзерлек узмаган килеш, беренче тапкыр коенучылар да шактый булды. Алгарак китеп шуны искәртик, андыйларның организмында соңрак та бернинди зыян-зәүрәт күзәтелмәде, барысы да сау-сәламәт. Ә бу көнне алган уңай хисләр ташкыны ел буе дәрт-дәрман өстәп торырлык булды.

Наталья ХАМАТОВА.

Асия Кәримова фотосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса