Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Балык дип, көз аенда бозга басма

Сулыклар боз белән капланган чорда кешеләрнең батып үлү очраклары кискен арта. 13 ноябрь көнне "Булгария" теплоходы һәлакәтенә тиң фаҗига кабатланырга мөмкин иде. "Булгария" теплоходында 201 кеше булса, Лаеш районының Атабай авылы җирлегенә караган сулыкта аерылып киткән бозда 202 балыкчы була. Бәхеткә, аларны тиз арада коткарырга өлгергәннәр һәм бу хәл зыян...


Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.

16 ноябрь көнне ТР Хөкүмәте йортында уздырылган 2011-2012 елның кышкы-язгы чорда республиканың су объектларында өстәмә иминлек чаралары турындагы видеокиңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы Баш идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин: "Безнең кешеләрнең бозга керүен тыярга хакыбыз юк, әмма бу хакта кисәтергә бурычлыбыз. Моның өчен бозга керә торган урыннарга кисәтү язулары куярга, җирле хакимият органнары катнашында яр буе зонасында патрульлек итүне оештырырга кирәк", - диде.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов коткарылган балыкчылар белән өстәмә кисәтү чаралары үткәрергә кирәк дип саный.
Киңәшмә барышында аңлату эшләрен балыкчылар арасында гына түгел, аларның гаилә әгъзалары арасында да үткәрергә, хокук саклау органнарын, мәдәният хезмәткәрләрен һәм социаль өлкәдә эшләүчеләрне җәлеп итәргә, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар белән алып барыла торган профилактика эшенә аерым тукталырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Бозга керергә әле иртә икәнен онытмагыз, сак булыгыз. Бозда уйнаучы балаларны күргән очракта, битараф калмыйча, аларга кисәтү ясагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рыбаки delovayarossiya