Авыл мәчетләрендә – дәресләр
Бөгелмә районы авылларындагы мәчетләрдә Ислам нигезләренә багышланган дәресләр бара. Мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган бу дәресләрдә ТР Мөселманнар Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасында аттестация узган мөгаллимнәр гарәп графикасы, Коръән сүрәләрен дөрес итеп укырга өйрәтәләр. Аллаһ илчесе - пәйгамбәребез сөннәтләре буенчаһәр мөселман кешесе белем алырга омтылырга һәм ул белем аның үзенә дә, гаиләсенә...
Бөгелмә районы авылларындагы мәчетләрдә Ислам нигезләренә багышланган дәресләр бара. Мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган бу дәресләрдә ТР Мөселманнар Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасында аттестация узган мөгаллимнәр гарәп графикасы, Коръән сүрәләрен дөрес итеп укырга өйрәтәләр.
Аллаһ илчесе - пәйгамбәребез сөннәтләре буенчаһәр мөселман кешесе белем алырга омтылырга һәм ул белем аның үзенә дә, гаиләсенә дә, җәмгыятькә дә, кешелек дөньясына да файда китерерлек булырга тиеш.
- Безнең максат - кешеләрне диннең хак кыйммәтләрен өйрәтү, аларны гыйлемнәрен тормышта кулланып яши торган мөселманнар итеп тәрбияләү. Гыйлемле, аңлы мөселман кешесен юлдан яздырып булмый, чөнки аның юлы якты, - ди Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов.
Сәхифәне Бөгелмә мөхтәсибәте мәгълүматлары буенча
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа