Без булдырыр идек!..
Менә 2011 ел - Куян елы ахырына якынлашып килә. "Ак куян, йомшак куян, ах, куянкай", - дип сөйләшсәк тә, Куян елы да кешеләрне байтак үрсәләндерде. Инде исеме үк ут чәчрәтеп торган Аждаһа елы ни күрсәтер дип, йөрәкләр беркадәр шомланып та тора хәтта.
Флюра ШӘРИПОВА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ил-көндәге яңалыкларны тизрәк ишетәсе, үз төбәгебездәге, яраткан Бөгелмәбездәге төрле вакыйгалар, аның күркәм холыклы кешеләре турында да күбрәк беләсе килеп тора. Шуның өчен дә татар милләтеннән булган һәрбер кеше үзебезнең татар газетасын - "Бөгелмә авазы"н алдырырга тиеш! "Бу - бик саваплы эш тә", - дип әйтер идем мин. Чөнки газетабыз үз битләрендә дини тәрбия мәсьәләләренә дә шактый урын бирә. Кайбер милләттәшләребез, югыйсә, телебез һәм динебез барлыгы турында бала туса, яисә җеназа укырга кирәк булса гына искә төшерәләр.
Кайчак танышларымнан: "Син "Бөгелмә авазы"н алдырасыңмы?" - дип сораштыргалыйм. "Юк шул, татарчам чамалы", - дип җавап бирәләр кайберләре. Ә мин әйтәм: "Алыгыз "Бөгелмә авазы"н, укыгыз һәр көнне кычкырып, менә күрерсез, ай ярым-ике ай чамасы вакыт узуга, телегез дә шомарыр, газиз туган телегездә рәхәтләнеп сөйләшә алырлык булырсыз", - дим.
Елны изге эшләр белән тәмамлыйк әле, мөхтәрәм кардәшләр! Минем бу язмамны укыган һәр кардәш үзенең иптәшләрен - тагын өч кенә кешене "Бөгелмә авазы"н укырга өндәп, язылырга күндерсәме?! Беләсезме ни була? Афәрин! Афәрин! Афәрин! Без булдырабыз була!
Ишетеп яшисең килсә,
Татарыңның син авазын,
Һич шикләнмә, языл тизрәк,
Алдырт "Бөгелмә авазы"н!
"Мин, милләтем!" - диеп, синең
Ачылса әгәр авызың,
Өеңдә зур кунак булсын
Бөгелмәбезнең авазы!
Оныгың, балаң, җәмәгатең
Укыса "Бөгелмә авазы"н,
Туган телең яңгырар булып
Татар теленең кайтавазы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа