Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Сәламәтлегең – үз кулыңда

"Радуга" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары 10 нчы мәктәптә "Сәламәтлек - акыл эше" дип аталган сыйныф сәгате үткәрде.

Земфира ИЛЬЯСОВА,
психолог.
Ирина Кошель фотосы.

Әлеге чара ток-шоу рәвешендә узды, анда укытучылар, 8 нче сыйныф укучылары һәм "Волонтер" үзәгенә йөрүче Бөгелмә педагогия көл­лияте студентлары катнашты.

Очрашуның төп максаты - яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотикларның зыяны турында мәгълүмат җиткерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Укучылар өчен уеннар тренинг һәм тест рә­вешендә уздырылды. Балалар үзләренең начар гадәтләр турында күпне белүләрен күрсәтте, алар­га каршы көрәшү юлларын да тәкъдим итте. Аннары барлык катнашучыларга да спиртлы эчемлекләрнең кеше организмына тискәре йогынты ясавы турындагы "Береги себя" дип аталган реклама ролигы күрсәтелде. Бу фильм балаларның эмоциональ халәтләренә зур йогынты ясады. Аларны бу мәсьәлә бик борчыганы йөзләреннән күренеп тора иде. Сөйләшү барышында балалар һәм өлкәннәр эчкечелеккә, наркоманиягә, тәмәке тартуга һәм СПИДка карата үз фикерләрен җиткерде. Нәтиҗә ясап, барысы да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт бе­лән шөгыльләнергә һәм начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк дигән уртак фикергә килделәр.

Волонтерлар, укучылар белән бергәлектә, бу чараның гимнын да яңгыраттылар. Балалар­га һәм укытучыларга мәгълүмати һәм профилактик материалларны үз эченә алган буклетлар таратылды, барысына да үз-үзеңне бәяли белү сәләтен үстерү өчен белешмәлек тапшырылды.

Гаиләләргә һәм ба­ла­ларга социаль яр­дәм күрсәтү бүлеге белге­ч­ләре мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Чөнки ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый һәм, иң мөһиме, спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тартуны тыюга профилактика булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: сәламәт Радуга Береги себя