17 май 2016 яңалыклары
-
"Евровидение"дә катнашмаячакбыз?
Киләсе елда "Евровидение" Россия катнашыннан башка узарга мөмкин. Россия сәясәтчеләре быелгы гаделсез нәтиҗәләрдән соң, Россиягә әлеге мәртәбәле конкурста катнашмаска тәкъдим иткәннәр, дип хәбәр итә Deutsche Welle. Алар фикеренчә, Украина җырчысы Джамаланың җиңүендә сәясәт катнашы сизелә. Халыкара эшләр Советы Федерациясе комитеты башлыгы Константин Косачев конкурста "сәяси күрсәтмәләр җиңде" дип саный. Ул...
-
Машиналарны кулдан алуны тыярга мөмкиннәр?
"Россия автомобильләр дилерлары" ассоциациясе сату алды әзерлеге үтмәгән машиналарны кулдан алуны тыярга тәкъдим итә. Сәүдә-сәнәгать министрлыгына юлланган документта искәртелгәнчә, кулланышта булган транспорт чарасын, иң элек, дилерлек үзәге карап сатуга әзерләргә тиеш. Бу, беренчедән, куркынычсызлык чараларын кайгырту булса, икенчедән, дәүләт бюдҗетыны өстәмә керемнәр дә дигән сүз. Якынча ул елына 3 трлн...
-
Яшен сугудан 50 кеше үлгән
Бангладеш полициясе илдә ике көн эчедә 50 кешенең яшен сугудан үлүен хәбәр иткән. Аларның күбесе фермерлар. Яшен вакытында барысы да дөге кырларында эшләгән. Һәлак булучылар арасында футбол уйнаган вакытта яшен бәргән студентлар һәм манго җимешен җыйган яшүсмер дә бар. Бангладешта яшеннәр - гадәти күренеш, тик быел алар аеруча көчле. Белгечләр...
-
Сәламәтлек – олы нигъмәт
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Татарстан Республикасы "Роспотребнадзор" идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, баулы районнары хезмәткәрләре, идарә начальнигы вазифасын башкаручы Р. Кәлимуллина һәм баш эксперт Г. Миргалимова белән бергәләп, эшлекле очрашу уздырдылар. Чара СПИДтан вафат булганнар истәлегенә багышланган көнгә туры китереп оештырылган иде. Узган җомга намазында да сәламәтлекнең...
-
Ярослав Гашек музее сезне 18 май көнне Халыкара музейлар көнен бергәләп билгеләп узарга чакыра
Программада: сәгать 9дан алып 16 сәгать 30 минутка кадәр - Ачык ишекләр көне; 14 сәгать 30 минутта Ленин мәйданы бакчасында балалар һәм үсмерләр өчен - Туган якны өйрәнү музее белән бергәләп оештырылган "Тарихка сәяхәт" дип исемләнгән чара. Ә кичке сәгать 7дә - музейда махсус программа. Рәхим итегез!
-
2016 ел җәе нинди булачак? (ФАРАЗ)
Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый. Россиядә, гомумән, быелгы җәй һава температурасы һәм дымлылык буенча төрле төбәктә төрлечә үтәчәк. Әйтик, илнең Ауропа өлешендә явым-төшемнәр норма тирәсендә көтелсә дә, гадәттәгедән корырак...
-
Газ ягулыгына күчү үзен аклаячак
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында "Газ ягулыгында эшләүче автомобильләргә хезмәт күрсәтү" темасына "түгәрәк өстәл" оештырылды. РФ атказанган спорт мастеры Илгизәр Азат улы Мәрдиеев истәлегенә багышланган әлеге чараның Яр Чаллы хакиме кубогына магистраль автопоездлар йөртү буенча һөнәри осталык бәйгесе кысаларында узуы, аның әһәмиятен бермәбер арттырды. Заманча технологияләр белән җиһазланган һәм...
-
Федераль хезмәтләр кыскартылды
2016 елның 5 апрелендә РФ Президенты наркотикларның әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте һәм федераль миграция хезмәте вәкаләтләрен РФ Эчке эшләр министрлыгы карамагына тапшыру турындагы Указга кул куйды. Яңа закон нигезендә РФ Эчке эшләр министрлыгы наркоконтроль карамагында булган җинаять эшләрен, тикшерү материалларын, оператив учёт эшләрен һәм башкаларны, шулай ук наркотиклар әйләнешенә...
-
Паспорт югалган очракта...
Агымдагы елның 9 мартында чыккан 53 нче Закон нигезендә РФ Салым кодексының 333-35 маддәсенең 2 нче өлешенә үзгәрешләр кертелде - дәүләт пошлинасыннан азат итү өчен сәбәпләр исемлеге арттырылды. Хәзер гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә зыян күреп, паспортын югалткан, яисә паспорты яраксыз хәлгә килгән очракта, яңа паспорт сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар дәүләт...
-
Законда үзгәрешләр:Әгәр “Инвалид” билгесе булса...
2016 елның 6 февраленнән РФ Хөкүмәтенең быел 21 гыйнварда чыгарган "РФ Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы 23 нче номерлы Карары үз көченә керде. Хәзер "Инвалид" дигән билге куелган автомобиль белән идарә итүче кеше үзе белән инвалидлык турындагы документын да йөртергә тиеш. Моннан тыш, "Хәрәкәт тыела" (3.2), "Механик транспорт чараларының...
-
Бөгелмә суд залыннан: Әзерли, чакыра, сыйлый...
Бөгелмә шәһәр суды гражданин Л. белән гражданка У.ны, РФ Җинаять кодексының 232 нче маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә хөкем итеп, берсен 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм кырыс режимлы колониягә җибәрү, икенчесен 3 елга иректән мәхрүм итү һәм шартлы төстә 3 елга сынау срогы билгеләү турында карар чыгарды. Бөгелмә шәһәр...
-
Бөгелмә районында Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр
Борынгылардан килгән бер әйтем бар: "Тирә-юнем яу булсын, өем эче сау булсын", - дигәннәр алар, гаиләнең нык булырга һәм анда иминлек, тынычлык хакимлек итәргә тиешлегенә ишарә итеп. 15 май - Халыкара гаилә көне алдыннан Зелёная Роща мәдәният йортында Красновлар гаиләсе: әниләре Софья Павловна, әтиләре Олег Владимирович һәм алалрның 14 баласы...
-
Рамазан ае үзенчәлекләре, сәдакалар күләме тәгаенләнде
Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән. Мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлый, соңгы көне 5 июльгә туры килә, 6 июльдә - Ураза гаетенең беренче көне (Гает 3 көн...
-
22 май – Бөгелмәдә алдан тавыш бирү көне
Сезнең фикер бик мөһим! Хөрмәтле бөгелмәләр! Игътибар итегез, алдагы якшәмбедә - 22 май көнне алдан тавыш бирүнең бердәм көне билгеләнгән. Бу көнне шәһәр һәм районыбыздагы сайлаучылар үзләре пропискада торган участокка барып, бюллетень алып, алдагы сайлауларда "Единая Россия" партиясе исемлеге буенча һәм бер мандатлы округларда шул ук партиядән кандидат итеп кемнәрне...