26 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Тыныч йокы шәһәрдәшләр!!!
Догаларым тел очымда - АЛЛАГА ШӨКЕР! Изгелекләр гел уемда - АЛЛАГА ШӨКЕР!
-
Зәйнәб Фәрхетдинова рәсемнәр ясый! (ФОТО)
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова рәсем сәнгате белән кызыксына икән. Бу шөгыле өчен җырчы махсус кирәк-яраклар, буяулар да алып куйган. Баксаң, ул балачагында да, яшьлек чорында да яратып рәсемнәр ясаган булган.
-
БДИ: үзгәрешләр дәвам итә
Бердәм дәүләт имтиханында "кыек атып, туры тидерү"ләр мөмкинлеген киметә баралар. Ягъни белмичә генә очраклы рәвештә дөрес җавап бирермен дип ышанып сынауга килеп булмаячак. Инде узган елда ук бер төркем фәннәр биремнәрендә тест өлеше юк ителде. Быел да бу процесс дәвам итәчәк. Укучыларның белем сыйфатына шул очракта гына дөрес бәя биреп...
-
Карабаш сусаклагычын «Татнефть»тән алдылар
Татарстан табигатьне саклау прокуратурасы «Татнефть»не Карабаш сусаклагычы урнашкан 656 гектар мәйданлы җир участогын федераль милеккә кайтарырга мәҗбүр итте.
-
Легаль булмаган алкоголь сатучылар хакында хәбәр итүчеләр акчалата бүләкләнәчәк
Легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган чаралар белән сату итүчеләр хакында "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша хәбәр итүчеләр дәүләт тарафыннан бүләкләнәчәк.
-
Бөгелмәләр юлларда имин һәм сак йөрегез
Ә бит бу фаҗигаләрне булдырмый калу мөмкинлеге дә бар.
-
Татарстанның 44 авылына юл салына
Быел Татарстанда 44 авылга юл салына. Шуларның 22сенә - федераль бюджеттан акча бирелә.
-
Бөгелмә мәктәпләре карантинга ябылмый
Татарстанда көчле ОРВИ һәм грипп вирусы йөри. Бөгелмәгә әлегә бар да гадәти режимда, ди табиблар. Чаллыда узган атнада гына да кискен тын юллары авыруы һәм гриппның 2988 очрагы теркәлгән.
-
Күршеләрдә теннис буенча Россия кубогы ярышлары уза
Теннис буенча Россия кубогы ярышлары быел да Әлмәттә уза.
-
Бөгелмәдә 32 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы ике көндә - 26 һәм 27 гыйнварда явым төшем күзәтелми
-
"Ак Барс" кабат оттырды
КХЛның даими чемпионатында "Ак Барс" хоккейчылары буллит сериясе буенча Тольяттида "Лада" командасына оттырды - 0:1.