10 июль 2013 яңалыклары
-
Яңалыклар
ЗАГСта яңарыш Республиканың ведомствоара электрон документ алмашу системасы август аеннан ЗАГС органнары сервисы белән тулыланачак. Бу хакта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Министр сүзләренә караганда, шул рәвешле, Татарстанда, илдә беренчеләрдән булып, шәхси саклаудагы документларны электрон юл белән алмашу җайга салыначак. Сүз гражданлык актлары хәлен теркәүгә кагылышлы...
-
Авыл хуҗалыгында хәл киеренке
Соңгы берничә елдагы җәйге корылык авыл хуҗалыгы өлкәсендә менә шуңа бәйле мөһим шартларны исәпкә алып эшләү механизмнарын булдыруны таләп итә. 5 июль көнне узган эшлекле киңәшмәдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шул сәбәпле республикада агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә кагылышлы программа кабул итәргә кирәклеген искәртте. Әлфия МОСТАФИНА. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат...
-
Алны-ялны уйлау юк
Быелгы республика планына кертелгән күпфатирлы 823 йортның 821ендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 6 муниципаль райондагы 9 йортта графиктан калышу (20 процент ) күзәтелә. Бу турыда үткән җомга көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр...