19 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Без булдырабыз!
"ТНГ-Групп" җәмгыятендә инде озак еллар хатын-кызлар волейбол командасы яшәп килә. Алар төрле спорт ярышларында һәм чараларында үз компанияләре абруен яклыйлар, бүләкле урыннар яулыйлар. Бу команда составындагы гүзәл затларны күргәч, мин аларның сабырлыгына, активлыгына, шул дәрәҗәдә тормышны һәм хезмәтне яратуларына таң калдым. Әйе, шушы сыйфатларга ия кешеләр генә яхшы белгеч, уңышлы...
-
Өйрәнмичә хезмәт юк, хезмәт итми хөрмәт юк
Янәшәбездә яшәп, матур эшләре, күркәм сыйфатлары белән якыннарына гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ булган һәрбер кешегә якты йөз күрсәтеп, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган күркәм затларны күреп, андыйлар турында башкалардан да ишетеп, сөенеп куясың. Бар бит әле ул изге җанлы, чын ирләр! Бүгенге язмам шуларның берсе - Юрий Григорьевич Боин...
-
Хөкемдарлар һәм матбугат кыры
17 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәр суды киңәшмәләр залында эшлекле очрашу узды.
-
Хисап тоттылар
Инде хәбәр иткәнебезчә, авыл җирлекләрендә сессияләр башланды. 17 гыйнвар көнне шундый очрашу Кодаш авыл җирлегендә үтте. Сессия эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Фәнис Мөхәммәтов, "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять рәисе Харис Әхмәтгәрәев, барлык сайланган депутатлар, оешма-предприятие, матбугат вәкилләре һәм, әлбәттә, җирле халык катнашты.
-
“Кабартылган” декабрь түләүләре
Һәрвакыттагыча быел да яңа 2012 елга зур өметләр баглап килеп кердек. Бер-беребезгә: "Кайгы-хәсрәтләр иске елда калсын, бәхет-шатлыкларга күмелеп яшәргә Ходай насыйп итсен!" - дип, изге теләкләр теләштек.
-
Берничә мәзәк
Горбачев үз чорында урамдагы зур чиратны күрә дә машинасыннан чыгып: - Нәрсәгә торасыз? - Аракыга, Михал Сергеич. - Ә арагызда коммунистлар бармы? - Бар!.. Бар!.. - Партия өчен хурлык бу! Сезне партия сафларында тота алмабыз - куарга кирәк! - Куар идек тә, чүпрә белән шикәре дә юк бит! * *...
-
Синең тормыш – үзе бер тарих
Быел 6 гыйнвар көнне бездә зур бәйрәм булды - әниебез Мөзәянә Хәмидулла кызы Мәҗитовага 90 яшь тулды.