Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Гөбәдия рецепты

Ашларыгыз, чәйләрегез тәмле булсын!

Камыр өчен:

  • 1 стакан җылы сөт
  • 1 чәй калагы чүпрә
  • 1 йомырка
  • 3 аш калагы шикәр комы
  • 100 грамм атланмай
  • 1 чәй калагы тоз
  • он кирәгенчә алына.

Эчлек өчен:

  • 250 грамм бүрттерелгән дөге
  • 200 грамм йомшартылган йөзем (карасы булса яхшырак)
  • 250 грамм вакланган корт
  • 2 аш калагы шикәр комы
  • 250 грамм ак май
  • 4 данә пешкән йомырка.

гөбәдия

Эш барышы:

Иң элек чүпрәне стаканга салып, өстенә 4-5 аш калагы җылымса су салып күпертеп алабыз.

Җылы сөткә күпертелгән чүпрәне, шикәр комы, тоз, йомырка, эретелгән атланмай салып болгатабыз һәм он салып камыр басабыз. Камырыбыз кулга ябешеп тормаслык хәлдә булырга тиеш. Камырны җылы урынга, өсте ябулы килеш кабартырга куябыз.

Кайнап торган тозлы суда дөгебезне бүрттереп алабыз.

Йөземне чүбеннән аралап, чистартып, юып кайнар суга салып тотабыз (йомшарсын өчен).

Шул арада йомыркаларны пешереп алабыз, суытабыз — вак итеп турыйбыз яки эре угычтан үткәрәбез.

Гөбәдиягә дигән кортыбыз вак булмаса, аны төйгеч белән ваклыйбыз.

Кабарган камырны бер зур һәм бер кечкенә кисәккә бүләбез. Зр кисәген җәеп, майланган табага куябыз. Камыр өстенә вакланган корт салабыз. Бүрттерелгән дөге белән йөземне бергә кушып, корт өстенә урнаштырабыз һәм өстенә шикәр комы сибәбез. Иң өскә вакланган йомырканы салабыз да, эретелгән атланмай сибәбез. Кечкенә камыр кисәген җәеп, иң өскә каплыйбыз, астагы җәем белән өстәге җәемне тоташтырып, бөгеп чыгабыз. Гөбәдия өстенә вак умач сибәргә мөмкин. Эшләнеше: 1аш калагы атланмай, 1 чәй калагы шикәр комы, 3 аш калагы он салып уабыз.

Мичтә 40-45 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса