“ Тукай әкиятләре – илһам чыганагы”
Озакламый, 26 апрель көнне, Бөек татар шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгын тантана итәчәкбез. Шул уңайдан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында бик күп чаралар уздырыла. Республика балалар китапханәсе ел башында балалар иҗаты буенча " Әдәби музей герое" дип аталган конкурс оештырган иде. Күптән түгел "Тукай әкиятләре - илһам чыганагы" дигән бәйге...
Озакламый, 26 апрель көнне, Бөек татар шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгын тантана итәчәкбез. Шул уңайдан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында бик күп чаралар уздырыла. Республика балалар китапханәсе ел башында балалар иҗаты буенча " Әдәби музей герое" дип аталган конкурс оештырган иде. Күптән түгел "Тукай әкиятләре - илһам чыганагы" дигән бәйге тәмамланды һәм жюри тарафыннан җиңүчеләр билгеләнде. Үзәк китапханәнең методик бүлегендә бу вакыт эчендә бик күп төрле кул эшләре кабул ителде. Эшләр, чыннан да, бик күп төрле иде: балчык-камырдан ясалган сыннар, сәйләнле эшләнмәләр, квилинг һ б. Хәзер балаларның ул иҗат эшләре үзәк китапханәнең методик бүлегендә урын алган.
Шунысы куанычлы, 8 мәктәптә укучылар да бу зур чарадан читтә калмадылар. Конкурста Гүзәл Наил кызы Закирова җитәкчелегендә 3 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар һәрберсе үзенең эшен күңел җылысын биреп башкарды. Шәхсән миңа эшләрнең барысы да ошады. Афәрин үзләренә! Анастасия Рудакова 3-4 нче сыйныф укучылары арасында "Шүрәле" композициясен ак балчыктан ясап, мактаулы 2 нче урынны яулады. Аның сыйныфташлары А. Хәбибуллина, Ю. Сольцова, Т. Дәүләтов сертификатка ия булдылар.
Катнаша алмаган балалар өчен "Әдәби музей герое" бәйгесе 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
Әлфирә ӘГЪЗАМОВА,
3 нче китапханә хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа