Яңа автобуслар кайтты
Россия федераль бюджетыннан бүленгән субсидия нигезендә, Бөгелмәгә 7 яңа автобус кайтарылды һәм, саф-саф булып, шәһәребезнең зәңгәр гөмбәзле автовокзалына тезелеп басты. Ап-ак барсларны хәтерләткән автобуслар тавыш-тынсыз кузгала, ипле йөри, кәнәфиләре биек һәм уңайлы. Ә иң мөһиме - йөртүченең урыны ачыкта, һәр яктан - тоташ тәрәзә, юл күренеше дүрт тарафка киң итеп...
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотолары.
Язга чаклы Бөгелмәгә 21 автобус кайтачак: алар 30 урынга исәпләнгән, газ ягулыгында йөри. Экологик проектның гомуми кыйммәте - 70 миллион сум.
8 автобус - шәһәр эчендәге маршрутларга, 14е шәһәр яны рейсларына җәлеп ителәчәк.
Яңа автобусны беренчеләрдән булып, нәкъ бер атна элек, Сельхозтехника районы халкы тамаша кылды. Тәүге "Волгобас" шул маршрутка басты һәм "тормышыбыз җайлана бит" дигән матур уйларга сәбәп булды.
Әмма маршрут автобусларында экологиягә мөнәсәбәтле тагын бер мәсьәлә бар. Әйе, тукталыш исемнәре кондукторлар тарафыннан әйтелеп барыла, бусы безнең өчен ифрат уңайлы. Шулай да юлчыларга итагатьле мөгамәлә, ихтирамлы дәшү җитми. Мондый күңелсезлек бигрәк тә 1, 1А маршрутларында күзәтелә. Үз өебездә үзебезгә сабыр итәргә мөмкин булса да, Бөгелмәгә килгән кунаклар алдында яхшы түгел. Маршрут автобуслары - шәһәребезнең йөзе. Һәм ул йөз елмаюлы булса иде.
Бу мәсьәләне тулысынча хәл итәр өчен гаепне гади автобус йөртүчеләргә һәм кондукторларга гына аудару җитми. Чөнки эшнең асылы башкада - алар маршрутка чыкканчы ук шундый халәткә килә. Ә бит алар кешеләрне, балаларны йөртә. Шуңа күрә автобус шоферы руль артына тыныч күңел белән утырырга тиеш, шулай түгелме? Шул чакта эшкә ашыгучы юлчыларга да тыныч була. Чөнки мин үзем берничә тапкыр гади пассажирларның кондуктор белән йөртүчене тынычландырырга тырышуына шаһит булдым. Шуңа күрә бу эш өчен җаваплы эшмәкәрләр дисциплинар киңәшмәләрне, соңга калган өчен административ җәзаларны, шелтәләрне рейска чыгар алдыннан түгел, ә бәлки, смена тапшырылып, автобусны гаражга кертеп куйганнан соң гына башкарырга тиешләрдер.
Автобус никадәр кыйммәтле һәм экологик булмасын, аның төп бәһасе - эчендә. Хокукый дәүләт кешегә ихтирамлы караш гарантияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа