“Татар мәдәният үзәге” татар халык театры коллективы җиңү яулап кайтты
Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәге халык театры XVI Төбәкара фестивальдә - татар театрына нигез салынуга 110 еллыкка багышланган "Идел-йорт" театр коллективлары бәйгесендә катнашып, 1 дәрәҗә Лауреат исемен яулады. Үзәк коллективы театр режиссеры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ф. Шәрипованың яңа иҗади эшен -Т. Миңнуллинның "Илгизәр + Вера" пьесасын тәкъдим итте. Бүләкләү тантанасы...
Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәге халык театры XVI Төбәкара фестивальдә - татар театрына нигез салынуга 110 еллыкка багышланган "Идел-йорт" театр коллективлары бәйгесендә катнашып, 1 дәрәҗә Лауреат исемен яулады.
Үзәк коллективы театр режиссеры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ф. Шәрипованың яңа иҗади эшен -Т. Миңнуллинның "Илгизәр + Вера" пьесасын тәкъдим итте.
Бүләкләү тантанасы 12 декабрьдә К. Тинчурин театрында узды. Анда Бөгелмә халык театрына фестивальнең лауреат дипломы һәм 100 000 сумлык сертификат тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа