Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты – Бөгелмәдә

27 октябрь көнне Бөгелмәдә эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасының КПРФ фракциясе депутаты Виктор Петрович Пешков булып китте. Ул шәһәр оешмаларына, уку учреждениеләренә барды, халык белән очрашты.

Иң беренче итеп, Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков Бөгелмә механика заводында булды. Биредә ул эш барышы белән танышты. "Россиягә карата оештырылган санкцияләр, илдәге кризис чорында мине, иң беренче, сәнәгать өлкәсендәге эш барышы кызыксындыра. Чөнки киләчәгебез аның белән тыгыз бәйле. Сәнәгатьтәге тотрыклылык - тынычлыкка илтә торган юл. Эшчеләр вакытында канәгатьләнерлек хезмәт хакы алырга тиеш. Бу турыда без - депутатлар да кайгыртабыз. Бөгелмәдә мин еш булып торам. Механика заводы мине шатландырды, заводның киләчәге зур дип уйлыйм", - диде ул заводта үткән экскурсиядән соң.
Аннары халык депутаты кадетлар мәктәбенә "Парламент сәгате"нә юл алды. Әлеге мәктәптә парламент сәгатьләре даими рәвештә үткәрелә икән. "Мондый зур дәрәҗәдәге депутатны әле беренче тапкыр каршы алабыз. Моңа кадәр парламент сәгатьләрен шәһәр депутатлары белән уздыра идек", - ди уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эвелина Кириллова.
Укучылар депутатны тантаналы төстә каршы алды. Алар, иң беренче итеп, Дәүләт Думасы депутатына үзләренең законнарны белү дәрәҗәсен, белемен күрсәтте. Виктор Пешков балаларга сораулар бирде, ә алар, берсен-берсе бүлдереп, җавап бирә торды. Бергә аралашудан соң халык депутаты кадетлар мәктәбенә "Җиңүнең 70 еллыгы" медален тапшырды.
Мәктәптә алып барыла торган эшчәнлек һәм укучылар белән танышканнан соң Виктор Пешков Татар мәдәнияте үзәгендә халык белән аралашты, бөгелмәләрне борчыган сорауларга җавап бирде.
РФ Дәүләт Думасы депутатлары халык белән аралашырга регионнарга еш чыга икән. "Бу очрашулар киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Безне хәзер пенсия яшенең артуы, моңа карата халыкның мөнәсәбәте кызыксындыра. Законнарны халык фикереннән башка кабул итә алмыйбыз. Аларны борчыган сорауларны чишү юлларын эзләү төп бурычыбыз булып тора", - дип, Виктор Пешков Баулыга, андагы сайлаучылары белән очрашырга юл алды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Вера Шарова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса