Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Покровкада – Сәламәтлек көне

Әгәр сез үзегез поликлиникага барырга ашкынып тормыйсыз икән, медиклар үзләре сезгә бара" - Бөгелмә шәһәренең "Ашыгыч ярдәм" станциясендә эшләүчеләр әнә шундый катгый карага килеп, районыбызның Покровка авылы халкы янында булып кайтты. Гади "сәяхәт" кенә түгел иде бу бару: медицина хезмәткәрләре кешеләрнең кан басымнарын үлчәделәр, кандагы шикәр микъдарын ачыкладылар, кардиограмма ясадылар....

Әгәр сез үзегез поликлиникага барырга ашкынып тормыйсыз икән, медиклар үзләре сезгә бара" - Бөгелмә шәһәренең "Ашыгыч ярдәм" станциясендә эшләүчеләр әнә шундый катгый карага килеп, районыбызның Покровка авылы халкы янында булып кайтты.

Гади "сәяхәт" кенә түгел иде бу бару: медицина хезмәткәрләре кешеләрнең кан басымнарын үлчәделәр, кандагы шикәр микъдарын ачыкладылар, кардиограмма ясадылар. Ә тагын сәламәтлек темасына аңлату эшләре алып бардылар. Гипертониядән җәфаланучыларга табиб кушкан даруны һәр көнне тиешле вакытында эчәргә кирәклеген кат-кат әйттеләр, эссе көннәрдә ачык кояш нурлары астында йөрмәскә киңәш иттеләр. Кан басымы югары булган кешеләргә урында ук беренче ярдәм дә күрсәтелде. Ә инде йөрәк эшчәнлегендә тайпылышлар булганнарга, шулай ук канда глюкоза микъдары аеруча югары булганнарга участок табибына күренергә кушылды.

Медикларны авыл старостасы Нина Лыкова сыендырды. Аның йорты "03" хезмәткәрләренең җиңел кулыннан тиз арада фельдшерлык пунктына әверелде.

- Үзебезнең фельдшер-акушерлык пунктыбыз юк, ә авылыбызда өлкән яшьтәге кешеләр дә, урында ятучы хасталар да күп. Шуңа күрә бу көнне без чын-чынлап "Сәламәтлек көне" дип атый алабыз, - ди Нина Григорьевна.

Барлыгы 16 кеше үз сәламәтлеген тикшертте ул көнне. Аларның һәммәсенә дә сәламәтлеккә кагылышлы төпле киңәшләр бирелде. Урында ятучыларны, алар янына өйләренә барып, фельдшерлар Гөлнара Әхмәтшина белән Илнур Галләмов тикшерүләр үткәрделәр.

- Күрше авылда яшим мин. Покровкага фельдшерлар бригадасы эшләячәген ишеткәч, тикшерелергә килдем әле менә, - ди Ключи авылыннан Венера Друзь. - Хәзер бит үзвакытында даими тикшерелеп тору кирәклеге турында күп сөйлиләр. Ә мин, шәһәргә еш барып йөрүемә карамастан, әле бер тапкыр да шикәр микъдарын тикшертү өчен кан биреп караганым юк. Фельдшерлар үзләре килгән икән, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырыга ярамый инде дип, анализ бирдем, йөрәкне тикшерттем менә. Барысы да әйбәт, диделәр.

Надежда Пантелеева үз авылларына ук килеп җиткән медицина хезмәткәрләре кулында шулай ук тикшерү узды. Бер уңайдан, биредә очрашкан кешеләр кемнең ниди дару эчүе, җәйге эсселекне кемнең ничек кичерүе һәм хәлне җиңелләйтер өчен кемнең ни эшләве, кемнең нинди газеталарга язылуы турында да сөйләштеләр, фикер алыштылар, үзара киңәшләштеләр дә.

Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Сергей Голубцов йөрәкләрен тикшерткәннәрнең кардиограммаларын үзе карап, киңәшләрен бирде.

- Без Алга авылында булган идек инде.. Халык бик рәхмәтле булып калды. Тагын килүебезне сорадылар. Покровкадан соң үз фельдшер-акушерлык пунктлары булмаган тагын шундый берничә авылга барырга ният итеп торабыз, - ди Сергей Владимирович.

Мондый игелекле чаралар Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең эшен беркадәр җиңеләйтергә дә ярдәм итә. Чирне, азуын көтеп тормыйча, вакытында кисәтеп, башлангыч чорында ук тиешенчә дәваласаң, хәлләр кризиска ук барып җитмәгәне мәгълүм. Менә ни өчен "Ашыгыч ярдәм" фельдшерлары чир-хасталардан узып, өлгерлек күрсәтергә омтылалар.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,

Үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса