Бөгелмәдә  Жирновлар гаиләсе бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр
Яңалыклар

Бөгелмәдә Жирновлар гаиләсе бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр

Александр Павлович белән Гөлсинә Фәйзетдин кызы алтын туйларын бәйрәм иттеләр.

Юбилярларны истәлекле дата белән Бөгелмә мэры урынбасары Ирина Белова котлады. Ул ир белән хатынга шәһәрнең Мактау билгесен һәм котлау адресын тапшырды, гаиләгә чәчәк атуларын һәм тагын бергә бәхетле еллар теләде. 

Бөгелмә механика заводы ветераннар советы вәкилләре Надежда Соловьева һәм Надежда Козловадан да җылы сүзләр яңгырады. Александр Павлович белән Гөлсинә Фәйзетдин кызы гомерләренең күп өлешен туган предприятиеләренә багышладылар, хәзер аларның хезмәт юлы — хезмәттәшләре өчен үрнәк.