Бөгелмәдә ир-ат кибеттән карбыз урлаган өчен хөкем ителде
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә ир-ат кибеттән карбыз урлаган өчен хөкем ителде

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы судта элек хөкем ителгән 45 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 1 нче өлеше (урлау) һәм 161 нче маддәсенең 1 нче өлеше (талау) буенча гаепле дип табылды.

Эш материаллары буенча ачыкланганча, ир-ат танышлары арасында спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта танышының 4 мең сумлык телефонын яшерен рәвештә урлап, аны сатып җибәргән. Соңрак җинаятьче Бөгелмә шәһәрендәге бер кибеттән ачыктан-ачык 15 килограммлы карбызны урлап, сатучының туктарга һәм товар өчен акча түләргә дигән таләпләренә колак салмыйча, чыгу ягына юл тоткан.

Суд гаепләнүчене катгый режимлы төзәтү колониясендә 2 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем итте. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.