Балалар һәм ата-аналар югары активлык һәм юл йөрү кагыйдәләре белемнәрен күрсәттеләр.
31 нче балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик чара узды-анда тәрбияләнүчеләр белән бергә ата-аналар да катнашты. Бәйрәмнең махсус кунаклары булып «юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениясенең Бөгелмә профилактика бүлегенең 1нче категорияле белгече һәм җитәкчесе Татьяна Баянова һәм Анна Репьева булды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ике командага — «Жәяүлеләр» һәм «Светофорчиклар»га бүленеп, эстафеталар һәм ярыш этапларын үттеләр. Балалар кирәкле юл билгеләрен эзләделәр, «зебра» куйдылар, көйләүче таягын тапшырырга өйрәнделәр, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен үзләштерделәр.
Программа уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик белемнәрен ныгытырга һәм аларны практикада кулланырга өйрәнергә мөмкинлек бирде. Куелган барлык бурычлар да уңышлы үтәлде.
Чара азагында барлык катнашучыларга «юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» истәлекле медальләре һәм яктылыкны кире кайтара торган фликер ябыштыргычлар тапшырылды.
ФОТО: 31 нче балалар бакчасы архивыннан.