Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Күңел җылыгыз һәркемгә җитә

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлый. - Сезнең һөнәр - җәмгыятебездә иң кирәкле, иң гуманлы эш. Тормышта кыен хәлгә тарыганнарга ярдәм кулы сузар өчен сизгер күңелле, олы йөрәкле, чит-ятлар кайгысына битараф кала алмый торган үзенчәлекле зат булу кирәк. Сез кешеләрдә иртәгәсе...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлый.

- Сезнең һөнәр - җәмгыятебездә иң кирәкле, иң гуманлы эш. Тормышта кыен хәлгә тарыганнарга ярдәм кулы сузар өчен сизгер күңелле, олы йөрәкле, чит-ятлар кайгысына битараф кала алмый торган үзенчәлекле зат булу кирәк. Сез кешеләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч уятасыз, мохтаҗларга һәр нәрсәдә ярдәм күрсәтәсез. Сезнең шәфкатьлелек, кеше хәленә керү, яхшылыкка инандыра белү кебек сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә сугыш һәм хезмәт ветераннары, ишле гаиләләр, авыр хәлгә төшкәннәр үз көчләренә ышана башлыйлар. Авыр, әмма игелекле хезмәтегездә уңдышлар, үзегезгә сәламәтлек, тормышыгызга иминлек телим, - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса