Сезне якынлашып килүче яңа 2016 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм! Нинди ел булыр ул, ниләр алып килер - бу күп яклап безнең үзебезгә бәйле.
Ышаныч, ярдәмләшү, бер-береңнең хәленә керү кебек сыйфатларның киләчәктә дә иң изге теләкләрне, ният-планнарны гамәлгә ашырырга булышачагына, тормышыбызны тагын да кызыклырак, мәгънәлерәк итәчәгенә шигем юк минем.
Узып баручы елны озатканда, яхшылыклары өчен рәхмәт әйтеп, кыенлыкларын, авырлыкларын онытырга тырышабыз. Гаиләдәме, дуслар арасындамы - һәркемгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек кенә телибез. Шушы теләкләргә кушылып, алдагы елда да уртак йортыбыз - туган шәһәребез тагын да ямьлерәк, уңайлырак һәм матуррак булсын өчен тырышачакбыз.
Һәммәгезгә дә әлеге гүзәл бәйрәм җылысының кыен мизгелләрдә күңелегезне күтәрүен, яңадан-яңа уңышларга ирешергә ярдәм итүен телим. Һәр изге ниятегез гамәлгә ашсын, башлаган һәр эшегез матур җимешләр бирсен, яхшы нәтиҗәләр китерсен. Үзегезгә дә, якыннарыгызга да бары тик тынычлык, мәхәббәт юлдаш булсын!