Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Халык җыены узды

23 август көнне "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан халык җыены оештырылды. Шәһәр һәм район халкы, балалар паркына җыелып, Бөгелмәнең киләчәктәге үсешенә бәйле тәкъдимнәрен кертте.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Җыенда партиянең җирле бүлеге сәркатибе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов; депутатлыкка кандидат, "Татэнергосбыт" җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов; РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Марсель Имамов катнашты.
Илдус Касыймов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда безнең районда икътисади потенциал, инвестиция үсеше, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең активлыгына теләктәшлек күрсәтү, социаль сфера, район халкының көнкүрешен яхшырту өчен бик күп чаралар тормышка ашырылган. Республика һәм федераль программалар кысаларында, 3 авыл мәдәният йорты, 4 модульле фельдшер-акушерлык, ветеринария пунктлары торгызылган. Моннан тыш, участок полицейскийлары өчен 2 йорт, 4 нче мәктәпкә янкорма төзелгән. Гамәлдәге 12 фельдшер-акушерлык пунктына һәм 17 гомумбелем бирү
мәктәбенә ремонт ясалган. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү программасын тормышка ашыру кысаларында, 862 мең квадрат метр мәйдандагы 410 торак йорт төзекләндерелгән. Шушы көннәрдә реконструкциядән соң шәһәр мунчасы ачылачак.
"Муниципаль берәмлекне үстерү юнәлешендә күп эшләр башкарасы бар әле, - диде Илдус Касыймов. - Бер көндә генә барысын да башкарып чыгып булмый, ләкин, иң мөһиме, без алга атлыйбыз, киләчәккә планнарыбыз бар".
Инициативалы бөгелмәләр Яшьләр сараен реконструкцияләү эшләрен дәвам иттерү, универсаль спорт мәйданчыклары, балалар бакчасы, социаль ипотека нигезендә йортлар төзү һәм башка тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар. Наилә Хафизова район башлыгына яңа бала тудыру йорты, булачак әниләр һәм нәниләр өчен булдырылган яхшы шартлар өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Гадәттәгечә, халык җыеннарын үткәрү кысаларында, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү "бүлмәсе" эшләде. Һәрбер теләгән кеше рәсми төстә халык мөрәҗәгате китабына үзенең шикаятьләрен һәм теләкләрен теркәп кую мөмкинлегенә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса