Covid-19 белән авырып китүчеләрнең соңгы исемлегендә Бөгелмә юк.
Тема дня

Covid-19 белән авырып китүчеләрнең соңгы исемлегендә Бөгелмә юк.

Татарстанда яңа расланган коронавирус очракларының кимүе күзәтелә.

Татарстан буенча тәүлек эчендә 73 яңа коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән. Республикада зарарланган кешеләрнең гомуми саны 1 832гә җиткән. Сәламәтләнүчеләр – 65кеше.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, 27 кеше хастаханәгә салынган, 44 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыру 30 яшьтән алып 70 яшькә кадәр булган төркемнәрдә ачыкланган – 42 кеше. Иң күбе, гадәттәгечә, казанлылар  арасында – 30 кеше һәм Чаллыда – 22 кеше.

 

Исегезгә төшерәбез, 9 майда Бөгелмәдә “Covid-19” авыруының икенче очрагы расланган иде.

Ир кеше Себердәэшләгән, туган шәһәренә самолетта кайткан, анда вирусны таратучылар булган. Кайткач, ул аерымланган, карантинда булган. Шулай ук  тиешле анализлар биргән, тест ул вакытта тискәре күрсәткән, ә менә ун көн узгач, анализны кабат тапшырганда инде нәтиҗәсе уңай булган, ягъни чир йоктырганы ачыкланган.

Бөгелмәленең авыруы җиңел формада уза, ул табиблар күзәтүе астында карантинда торуын дәвам итә. Ир хастаханәгә салынмаган, хәзерге вакытта  өйдә дәвалана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тәртипне тәэмин итүдә, тотрыклы хәлне саклауда һәм карантин чараларының тиешенчә үтәлүендә транспорт полициясе һәм Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре зур роль уйный.

 

Бөгелмә һәм Бөгелмә районының барлык гражданнарыннан да үтенеп сорыйбыз: үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозмаска, өйдән чыкканда битлек һәм перчаткалар кияргә кирәк. Чөнки куркынычсызлык безнең үзебездән генә тора. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!