Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүгенге көндә Карабаш бистәсендә 2 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 54 тыл хезмәтчәне яши.

Бер төркем мөхтәрәм затка “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медальләре тапшырылды.

Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Шәйхулла Төхбәтуллин, Милибай Алюков, Әхәт Госманов, Шәүкәт Ижбулатов, Кәнәфия Рамазанов, Рәфкать Сәгыйтов, Әсгать Фәттахов тантаналы шартларда җирле советның башкарма комитетында бүләкләр алдылар. Медальләрне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков һәм Карабаш бистәсе башлыгы Марат Миңхәйдәров тапшырдылар.

– Бөтен бөгелмәлеләр исеменнән сезгә Бөек Ватан сугышы еларындагы хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдерәм. Сез бу сугышта җиңү өчен, Россияне саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдегез. Һәм Бүген бездә булган бар нәрсә дә сезнең хезмәт, сезнең тырышлык, сезнең талант белән башкарылган эшләрегезгә нигезләнгән, — дип билгеләп үтте Артур Гершиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса