Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә “Ел укытучысы – 2017” бәйгесе үтте

Бөгелмәдә иң яхшы укытучыны билгеләделәр. Тантаналы чара 3 нче урта белем бирү мәктәбендә узды. Бу инде "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең икенче этабы. Үзен сынап карарга быел 27 фән остазы теләк белдергән. Ачык дәресләр үткәргәннән соң, алар арасыннан 12се сайлап алынган. "Ел укытучысы - 2017" бәйгесендә катнашучыларның һәркайсы эшен төптән...

Бөгелмәдә иң яхшы укытучыны билгеләделәр. Тантаналы чара 3 нче урта белем бирү мәктәбендә узды. Бу инде "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең икенче этабы. Үзен сынап карарга быел 27 фән остазы теләк белдергән. Ачык дәресләр үткәргәннән соң, алар арасыннан 12се сайлап алынган.

"Ел укытучысы - 2017" бәйгесендә катнашучыларның һәркайсы эшен төптән белә, алар - үз фәненең зур белгече. Эшләү дәверендә бу укытучылар укучыларына мәгълүматны кызыклы итеп тапшырырга өйрәнгән. Бу көнне алар калган хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты.

Укучыларның күбесе бүген, яшьләр әйтмешли, "онлайн". Уку планын уңышлы башкарып чыгу өчен укытучыларга заманадан артта калырга ярамый. Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы моны яхшы аңлый, шуңа күрә алар дәрестә интернет челтәрен куллануны актив башкара. Алар үзләренең эшләү методикасын "Мастер-класс" рәвешендә жюри әгъзаларына тәкъдим итте.

Жюри әгъзалары, барлык катнашучыларның эше белән танышып чыккач, 5 еллык тәҗрибәсе булган укытучылар арасында беренчелекне 7 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Сыркинага бирде; икенче урында - 2 нче лицейдан инглиз теле укытучысы Вера Мокеева, өченчедә - шул ук лицейның татар теле укытучысы Рәфия Хөснетдинова.

"Педагогик дебют" номинациясендә беренче урынга - 6 нчы урта мәктәпнең биология фәне укытучысы Рәфыйк Тимерханов, икенче урын - 3 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Яна Әдиуллова, өченчегә 1 нче мәктәпнең география укытучысы Мария Кайзер лаек дип танылды. Бу җиңүчеләрнең һәркайсы Бөгелмә районы данын зонаара этапта яклаячак.

Ләйсән Бикбулатова.

Виталий Салягин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса