Бөгелмә районы авылларында – референдумнар
Бөгелмә районы авыл җирлекләрендә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдумнар узачак.
2018 елның 18 ноябрендә Бөгелмә районының Восточный, Вязовка, Наратлы һәм Яңа Александровка авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләрендә гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрү планлаштырыла. Мондый карар Советларның узган сессиясендә кабул ителде, алар халыкның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуын күздә тотып башкарыла. Карарлар халыкка җирлекләрнең махсус мәгълүмат стендларында җиткерелде, шулай ук югарыда күрсәтелгән авыл җирлекләренең рәсми сайтында басылып чыкты.
2013 елдан башлап безнең республикада җирле территорияләрне үстерү проектларын республика бюджетыннан финанслау программасы гамәлгә ашырыла. Программа гражданнарга үзара салым кертү механизмын булдырып, республика халкының үз территориясендә актуаль проблемаларны хәл итүдә катнашуы өчен шартлар тудыра.
Гражданнарның үзара салымы ярдәмендә халык үз җирлекләрен үстерүгә – юлларны ремонтлауга, урамнарны яктыртуга, чишмәләрне һәм башка урыннарны төзекләндерүгә акча җыя. Әлеге чараларны уздыру өчен җирле хөкүмәт референдумнар үткәрергә һәм 18 яше тулып узган авыл халкының бу гамәлгә фикерен белергә тиеш. Халыкның әлеге эшләрне тормышка ашыруда катнашуы, берәүнең дә битараф булмавы мөһим.
Әлеге Президент программасының үзенчәлеге шунда, яшәүчеләр тарафыннан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4әр сум өстәп күчерелә.
Үзара салым ярдәмендә авыл җирлекләрендә күп кенә актуаль мәсьәләләр хәл ителә, проблемалар кими.
Бөгелмә районында үзара салым программасы инде 4 ел эшли. Бу вакыт эчендә халыкны борчыган күп кенә мәсьәләләр хәл ителде.
Мәсәлән:
– Наратлы авыл җирлегендә парк зонасын киртәләп алу, төзекләндерү, зират коймаларын алыштыру, чишмәне төзекләндерү, анда купель урнаштыру, Петровка бистәсе зираты территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды;
– Кече Бөгелмә авылы җирлегенең ике торак пунктында юлларны өлешчә төзекләндерү мәсьәләсе хәл ителде, Кече Бөгелмә авылында һәм Алга поселогында каты көнкүреш калдыкларын санкциясез туплау урыннары рекультивацияләнде – рөхсәтсез чүплекләр юк ителде, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерү эшләре башкарылды;
– Спас авыл җирлегенең – Спас, Петровка авыл җирлегенең – Сула, Восточныйның – Ефановка, Акбашның Андреевка авыл җирлекләрендә зират коймалары алыштырылды, шулай ук Иске Исаково авылы зиратын төзекләндерү эшләре башкарылды;
– Татар Димскәе авылындагы юлларга өлешчә асфальт җәелде, Сугышлы, Акбаш һәм Андреевка авылларында юлларга вак таш түшәлде;
– Ключи, Спас авылларында, Акбаш тимер юл станциясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга куелган һәйкәлләрне төзекләндерү эшләре башкарылды;
– Кодаш авыл җирлегендә юл катламына һәм урам суүткәргечләренә ремонт ясалды.
Референдум үткәрү планлаштырылган муниципаль берәмлекләр халкын әлеге чарада актив катнашырга чакырабыз. Һәр авыл җирлегендә мөһим, беренчел сораулар билгеләнгән һәм аларны чишүгә үзара салымнан алынган һәм республика бюджетыннан финансланган акчалар тотылачак.
Бөгелмә муниципаль районының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа