Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә китапханәсендә – этноүзәк

Шәһәребезнең Халыклар дуслыгы китапханәсендә “Минем тамырларым” (“Мои истоки”) дип аталган этнологик үзәк ачылды.

Шәһәребезнең Халыклар дуслыгы китапханәсендә “Минем тамырларым” (“Мои истоки”) дип аталган этнологик үзәк ачылды. Чара фольклор бәйрәме буларак үтте, анда милли диаспоралар вәкилләре, китапханә укучылары, студентлар, 6нчы мәктәпкәчә яшьтәге учреждение балалары, җирле шагыйрьләр, интернат-мәктәп укучылары катнашты. Ә Наратлы мәдәният йортыннан “Шузем” фольклор халык ансамбле чыгышы бәйрәмнең бизәге булды.

Этноүзәк ачылу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе, бөгелмәлеләр тормыш-көнкүрешендә кулланылган предметлар экспозициясе дә  эшләде.

“Бердәм Россия” партиясе  җирле бүлеге башкарма комитеты секретаре, Бөгелмә район Советы депутаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Әхмәдиев, җирле хакимиятнең җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Базарбаева әлеге үзәк ачылу уңаеннан китапханә хезмәткәрләрен дә, җыелган халыкны да җылы тәбрикләделәр.

Этноүзәк Бөгелмә төбәгендә яшәүче барлык милләт халыкларының традицияләрен, мәдәниятен, телләрен саклауга теләктәшлек итеп, әдәбият һәм экспонатлар аша аны киләчәк буын вәкилләренә дә тапшыруны максат итә. Оештыручылар фикеренчә, бу үзәк район һәм шәһәр халкының барлык катламнары һәм милләт әһелләре өчен кызыклы, файдалы очрашулар, күңелле ял итү урыны булып танылырга тиеш һәм милли кыйммәтләрне бәяли белергә өйрәтү белән беррәттән, төрле буын вәкилләренең үзара дуслыгын ныгытуга, шул ук вакытта яшьләрне толерантлык принципларында  киң карашлы итеп тәрбияләү юнәлешендә җитди эш алып барачак.

Лилия РЕЗАТДИНОВА,

Халыклар дуслыгы китапханәсе мөдире.

Фото – автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса