Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә кабат югарыда

Бөгелмәдә аэропорт янә эшли башлады, дип хәбәр иткән идек инде. Узган атнада хәбәрчебез үзе аэропортка юл алды. Ул "ЮВТ-Аэро" җәмгыяте җитәкчелеге һәм яңа рейслар расписаниесе белән танышып кайтты.

Журналистлар аэропортка килеп җиткәндә "Бөгелмә - Мәскәү - Бөгелмә" рейсы самолеты очу полосасына утырды. Пассажирлар күп булмаса да (6 ке-
ше), "ЮВТ-Аэро" компаниясе җитәкчесе шат: "Ниһаять, эшли башладык", - ди ул, сөенечен яшермичә. "ЮВТ-Аэро" "Ак Барс" авиакомпаниясен алыштыр-
ды. Җитәкчесе дә шул ук Петр Трубаев һәм очучылар да, стюардессалар да - элек биредә эшләгән белгечләр. "Ак Барс" авиакомпаниясе бөлгенлеккә төшү
сәбәпле, алар ярты елдан артык эшсез утырган, шулай да ышанычларын югалтмаганнар, барысы да Бөгелмә аэропортына тугры булып калган, кабат эшкә чыкканнар. "Һава линияләре иң комфортлы транспорт булып санала. Без кабат туган шәһәребез аэропортыннан очып эшли башлавыбызга шат. Самолет салонында пассажирлар өчен бар уңайлыкларны тудырырга тырышачакбыз. Бар кешеләрне үзебезнең авиакомпания самолетларында очарга чакырып калабыз", - диләр стюардесса Диләрә белән Елена. Пассажирларга килгәндә, аларның һәрберсенең йөзендә елмаю: "Пилотлар үз эшен белә, самолетны бик йомшак итеп утырттылар.
Ниһаять, үз аэропортыбыздан Мәскәүгә оча алабыз", - диләр алар. "ТатНИПИнефть" институты белгече Евгений Михеев башкалага аена ике тапкыр бара икән: "Хөкүмәтебезгә, Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, хәзер эштән тәм табып йөрибез, турыдан-туры Бөгелмәдән Мәскәүгә очабыз, ике сәгать ярым дигәндә, өйгә кайтып җитәбез, безнең өчен бик уңайлы", - ди.
Авиакомпания көньяк-көнчыгыш регионы халкы уңайлыгы өчен оештырыла. Шуңа күрә компаниягә ЮВТ (Юго-восток Татарстана) исеме бирелгән дә
инде. Киләчәктә аның очыш географиясе киңәячәк. Самолетларда Санкт-Петербург, Сочи, Нижневартовск, Симферополь шәһәрләренә очып булачак.
Планда халыкара маршрутлар ачу көтелә.
Авиакомпаниядә 50 урынлык 3 "Bombardier CRJ200" самолетлары эшли. Озакламый аларның саны 8гә җитәргә тиеш. План нигезендә, авиакомпания
елына 300 мең пассажирга хезмәт күрсәтергә җыена.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса