Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Без сезне ишеттек

Турыдан-туры эфир вакытында яңгыраган сорауларны шәһәр башлыгы игътибар белән тыңлап, проблемаларны хәл итүгә кичекмәстән керешү өчен тиешле күрсәтмәләр бирде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов бөгелмәләр мөрәҗәгатьләренең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында еш кабатлый. "Мэрга хәбәр салу"ның исә төрле юллары бар: игътибарны юнәлтәсе проблемалар турында Бөгелмә районының...

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Автор фотосы.
Узган атнада шундый элемтә вакытында мэрга 25 кеше шылтыратты. Күтәрелгән проблемаларның күбесе турыдан-туры элемтә вакытында ук хәл ителә барды. Әйтик, беренчеләрдән булып шылтыраткан Зөлфия Сибгатуллинаны ОДН өчен түләүләр мәсьәләсе генә түгел, ә Ямашев урамындагы 8 нче йортка кагылышлы барлык сораулар да борчый иде. Бу йорттагы коммуналь проблемалар еллар буе җыелып килгән инде. Үзгәртеп кору елларында төзелгән йорт "яшәү" срогы буенча әле "Капиталь ремонт" программасына керә алмый. Әмма чынбарлыктагы торышы исә ныклы капиталь ремонтны күптән "сорый" инде. Анда яшәүчеләр һәр язда түбәдән су агудан, кышкы чорларда өйдә җылы җитмәүдән иза чигәләр. Әлеге йорт мәсьәләләрен хәл итү шәһәр службаларына йөкләнде инде.
Сукырлар җәмгыяте рәисе, мэрга шылтыратып, беренче чиратта, мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәр-даим ярдәм итеп торганы өчен рәхмәтен белдерде. Аннары ул гозерен җиткерде: аерым урам чатларында тавыш сигналлары бирә торган светофорлар куюда ярдәм күрсәтүне сорый ул. Хәзергә шәһәрдә нибары бер шундый светофор бар - Ленин һәм Радищев урамнары кисешкән чатта ул. Әмма күзләре күрми торган шәһәрдәшләр аны автотранспорт хәрәкәте аеруча көчле булган башка урамнарда да булуын теләр иде.
3 сәгатькә якын дәвам иткән телефон элемтәсе вакытында нигездә коммуналь өлкәгә кагылышлы сораулар яңгырады. Бу җәһәттән әлеге өлкә өчен җаваплы барлык җитәкчеләр дә мэрдан биремнәр алды һәм алар инде проблемаларны урыннарга барып өйрәнәләр.
Шәһәребезнең элемтә вакытында Илдус Касыймовка мөрәҗәгать иткән барлык кешеләренә дә биргән сораулары буенча язма җавап җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса