Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөгелмәдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының 90 еллыгын билгеләп үттеләр

Безнең районда 18324 кеше «ГТО» АИСында теркәлгән.

Бөгелмәдә СССРның төп физкультура-спорт хәрәкәтенә – «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексына нигез салынуга 90 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Яңа хәрәкәтнең беренче елларында миллионлаган гражданнар, аерымлык билгесенә лаек булуларын раслау өчен, стартка чыга.

ГТО Бөтенсоюз комплексы бөтен ил өчен физик тәрбия системасының норматив нигезе була. Аерымлык билгесе тиз арада актив тормыш позициясе күрсәткеченә әверелә.

Бүгенге көндә Россиянең 85 субъектында 2 624 тестлау үзәге эше оештырылган.

Бөгелмә муниципаль районында 96 871 кеше яши, аларның 18 324е «ГТО» АИСта теркәлгән, 18 517 кеше нормативларны үтәүдә катнашкан, 2 706 кеше нормативларны үтәгән.

2020 елда ГТО сынауларын үтәүдә 4 247 кеше катнашты, 516 кеше нормативларны үтәде.

Без легендар Бөтенсоюз комплексы традицияләрен дәвам итеп, физик тәрбияне бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрербез һәм спорт барлык россиялеләрнең тормышында аерылгысыз бер өлеше булыр дип ышанабыз. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз һәм сәламәт булыгыз!

Г. Н. Суняева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса