Сәҗдә рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Шөкер итү” мәҗлесе
Узган атнада шәһәребезнең 8 нче мәктәп бинасында Бөтендөнья Татар Конгрессының "Ак калфак" җирле оешмасы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева "Шөкер итү" мәҗлесе үткәрде. Анда "Бәдр" мәчете имамы Рамил хәзрәт Хөснетдинов, газетабыз мөхәррире Руслан Җәләев, ветераннар советы рәисе Камил Солтанов, Бөек Ватан сугышы ветераннары Тукай Абдуллин, Хәмит Шафиков килгәннәр иде. Мөселман кешесенең теле...
-
Бөгелмәдә апрель аена намаз вакытлары
вс
-
Хатыны җәннәтле булсын өчен ирнең бер сүзе җитә
Бүгенге вәгазьдә сүз Исламда хатын-кызларның хокуклары турында барачак. "Ни өчен мәчеткә йөрмисең?", "Ни өчен намаз укымыйсың?" - дигәнгә үзләрен мөселман санаучы милләттәшләребез еш кына сорауга каршы сорау белән җавап бирә. Менә минем дустыма өлкән яшьтәге, укымышлы бер ханым үзенең намазга басмавын болай дип аңлаткан: "Ислам хатын-кызларны түбәнсетә, шуңа күрә дингә...
-
Март аена намаз вакытлары
-
Мәскәүдә – мобиль мәчетләр
Halal Guide исемле мобиль әсбап ясаган төркем яңа эшкә алынган. Мәскәүдә мәчет җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен алар шәһәр урамнарына "күчмә мәчет" чыгармакчы була. "Ике миллион мөселман яшәгән Мәскәүдә нибары дүрт иман йорты, - дип сөйли проект авторы Айрат Касыймов. - Бүгенге шәһәр кешесенең вакыты да тар, булган мәчетләр теләүчеләрнең...
-
Әнием минем дип дәшсен нәниләр
Әйе, ана теле. Бу хакта фикер йөрткәндә, мин соңгы вакытларда бигрәкләр дә тирән уйларга чумам. Беркөнне бер кеше очрады да: "Я Вас часто вижу по телевидению. Кажется, вы умная", - диде. Мин дә туктап, аңа татарча сәлам бирдем. Татарча исәнләшүемне ишеткәч, ул: "Что Вы сказали?" - дип кайтарып сорады. Саклык...
-
Татарстан мөфтияте шәмаил конкурсы игълан итә
Шәмаил - татар халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше саналган борынгы мөселман хаттат (каллиграфия) сәнгате. Шәмаил - буыннардан-буыннарга күчкән күңел догасы. Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шәмаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп, нур өстәп торган. Безнең халык еш кына шәмаилләрне пыялага, төсле фольгалар кулланып һәм милли бизәкләр төшереп ясаган. Аларга бәйле традицияләрне...
-
Хиҗаб баш киеме генә түгел, тыйнаклык билгесе дә
Бөгелмә мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлегенең бер юнәлеше булган "Нурия" мөселманнар клубы әйдәп баручылары тарафыннан, Бөтендөнья хиҗаб көненә багышлап, "Хиҗаб белән танышу" дип исемләнгән акция уздырылды. Анда 100гә якын кеше катнашты. Акция барышында мөселман хатын-кызлары, халык күп йөри торган урыннарда булып, кешеләргә конфетлар һәм мөселман хатын-кызларының баш киеме булган хиҗаб...
-
Февраль аена намаз вакытлары
-
Шифа – Раббыдан
Мөэминнәргә хас түгел китерү халкына зарар, Мөселманнар төрле коткылардан, явызлыктан ерак алар. Коткы әһелләре була алмый чын мөэминнәр, Алар - Аллаһтан, гөнаһтан куркучы изгелекле коллар. Аңла, бала! Тән нигъмәтен саклаганда кирәк физкультура, Аңлыйк без, җан нигъмәтен дәвалауда Коръән һәм сөннәтләр ята. Ике кулның хикмәте: уңында - Ислам дине, намаз -...
-
Хәбәрләр
2015 ел - Дин белгечләре елы 2015 ел Татар дин белгечләре елы дип игълан ителгән. Бу хакта Мәүлид бәйрәменә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган тантаналы чарадан соң Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. Әлеге карар Идел буе Болгар иленең 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә...
-
Иң көчле корал мөэминнәрдә дога – Раббыга
Әгүзү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! /Сүземне мөэминнәргә ярдәм итүгә багышлыйм/ Ул хаклыкта яман чир илә җәфа чигә, фани дөньяда Раббы безгә гөнаһыбыз өчен чирен бирә - Ярлыка! Әмма Раббы дәвасын бирә, тәүбәне, дәвалануны сөя, Сәдака илә безгә чир һәм бәла-каза төшми, китә. Ярдәм итик кардәшкә, барсын Казанга - шифага, Аңа бездән дәвалануга...
-
Гыйнвар аена намаз вакытары
-
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Никах ул спектакль түгел”
"Киләсе елдан никах укыткан яшьләргә рәсми документ бирелә башлаячак. Шул рәвешле, яшь егетләрнең динне бөтен нечкәлекләрен аңлап бетермичә берничә кыз белән никах укытуларына, никахтан соң кызларны ташлап китүләренә, ятим балаларның саны артуга чик куячакбыз", - ди Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе Дилбәр...
-
Мөслимәнең мәчеттә намаз уку хокукы
Ислам хатын-кызны мәчеттә җәмәгать намазын уку бурычыннан азат иткән. Әмма, шул ук вакытта, ул башка мөселманнар белән бергә мәчеткә килергә хокуклы. Пәйгамбәр галәйһиссәлам заманында хатын-кызлар, мәчеткә килеп, аның артыннан намаз укыганнар. Гайшә анабыз шулай дип сөйләгән: "Бервакыт Аллаһының Илчесе иртәнге намазны укыганда аның белән бергә бөркәнгеч япкан мөэминәләрнең намаз укыганнарын...