Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Сәҗдә

Бөгелмәдә мөселманча “девичник” узачак

Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәр һәм район хатын-кызларын, шулай ук Бөгелмә кунакларын 8 гыйнвар көнне Үзәк мәчеткә чакыра. Сәгать 9.30 биредә "Нурия" клубы оешуының 10 еллыгы уңаеннан "девичник" башлана. Шушы аз да түгел, күп тә түгел, 10 еллык дәвер эчендә "Нурия" клубы бик күп мөселман туташ-ханымнарны үз итте. Дәресләр вакытында сәламәт яшәү...

Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәр һәм район хатын-кызларын, шулай ук Бөгелмә кунакларын 8 гыйнвар көнне Үзәк мәчеткә чакыра. Сәгать 9.30 биредә "Нурия" клубы оешуының 10 еллыгы уңаеннан "девичник" башлана.

Шушы аз да түгел, күп тә түгел, 10 еллык дәвер эчендә "Нурия" клубы бик күп мөселман туташ-ханымнарны үз итте. Дәресләр вакытында сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану кебек тормышта кирәкле темаларга дәресләр үткәрелде, төрле бәйрәм чаралары оештырылды, файдалы һәм күңелле очрашулар узды.

Бөгелмә мөхтәсибәте һәм "Нурия" клубы әгъзалары 10 еллык юбилей уңаеннан оештырылган чарага клуб язмышы битараф булмаган хатын-кызлар һәммәсе килер, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6