Бөгелмә районында яшәүче күрше ишеген бозган өчен 200 сәгать мәҗбүри эш алды
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында яшәүче күрше ишеген бозган өчен 200 сәгать мәҗбүри эш алды

Шәһәр судында ачуы чыгып күршеләренең тышкы ишеген җимергән җирле кешегә хөкем карары чыгардылар.

Ир-ат кимендә 10 тапкыр металл ишеккә чүкеч белән суккан — нәтиҗәдә, ул тулысынча файдалану өчен яраксыз булып чыккан. Гаепләнүче гаебен таныган, әмма зыянны өлешчә генә каплаган — ишекнең бәясен генә түләгән. Зыян күрүче бу җитәрлек түгел дип саный: яңа ишек сатып алудан тыш, аны алыштыру өчен дә чыгымнар таләп ителә.

Яклаучы ир-атны суд штрафы белән җинаять җаваплылыгыннан азат итү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән, әмма суд үтенечне кире каккан. Фигурант РФ Җинаять кодексының 167нче маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепле дип табылган («Күп зыян китергән чит кешенең милкен аңлы рәвештә юк итү яки зарарлау»). Аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары законлы үз көченә керде.