Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) иң яраткан 12 ризыгы

Арпа Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) арпа шулпасының тән температурасы күтәрелгән файдасы зур булуы турында әйткән. Финик Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: "Финиксыз йорт ризыксыз өй кебек. Бу җимеш хатыннарга бала тудырганда ярдәм итә". Инҗир Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) фиекренчә, инҗир - ул оҗмах җимеше, геморройны дәвалауда булыша. Виноград Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бик тә...

Арпа

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) арпа шулпасының тән температурасы күтәрелгән файдасы зур булуы турында әйткән.

Финик

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: "Финиксыз йорт ризыксыз өй кебек. Бу җимеш хатыннарга бала тудырганда ярдәм итә".

Инҗир

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) фиекренчә, инҗир - ул оҗмах җимеше, геморройны дәвалауда булыша.

Виноград

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бик тә виноград ашарга яраткан. Бу җимеш канны чистарта, энергия өсти һәм бөерләрне ныгыта.

Бал

Җылы суда болгатылган бал ашкайнату системасы бозылганда бик ярдәм итә. Бал - эчемлекләр һәм дарулар арасында иң яхшы продуктлардан. Ул аппетитны яхшырта, ашказанын әйбәт эшләтә, чәчләрне ныгыта. У ль- күзләрнең сәламәтлеген саклый, авыз куышлыгы чайкау киңәш ителә. Аеруча иртән җылы суга салып болгатылган балны эчү организм өчен файдалы.

Кавын

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: "Кайсы гына хатын-кыз булмасын, йөкле вакытта кавын ашаса, йөзгә-биткә чибәр һәм күркәм холыклы бала тудырыр".

Сөт

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сөт эчәргә киңәш иткән. "Биттәге тирне бармак ничек сыпырып алса, сөт тә йөрәктәге кызулыкны шулай ала. Моннан тыш, ул аркага көч бирә, баш миен тукландыра, акылны арттыра, күз күремен ныгыта, онытучак\нлыктан котылдыра", - дигән ул.

Гөмбәләр

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) гөмбәләрне күзгә яхшы дәва дигән һәм паралич белән көрәшергә ярдәм итүе турында әйткән.

Анар (гранат)

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: "Гранат 40 көн дәвамында шайтаннан чистартыр һәм начар уйлардан арындырыр".

Зәйтүн мае

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтүенчә, бу май чәч һәм бит тиресе өчен иң яхшы чара, картаюны кичектерә, изжоганы бетерә.

Аш серкәсе (уксус)

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бу продуктны оливки мае белән бергә кулланган (бүген күп кенә рестораннарда нәкъ менә шулай эшлиләр).

Су

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) суның дөньяда иң яхшы эчемлек булуы турында әйткән. Сусыннын басу өчен суны әкрен генә сузып эчәргә кирәк. Ашыгып эчү бавыр авыруына китерергә мөмкин.

"Islam-Todey"дан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса